Ынгаер () — Төмән өлкәсе Тубыл районында урнашкан бистә, биредә татарлар күпләп яши.Онлайн — энциклопедия Tatarica Надцы авылы җирлегенә керә.

Этимология Торак пунктка исемне, әлеге урында аккан елгалардан биргәннәр, биредә Олы Ынгаер (Иртешнең уң кушылдыгы) һәм Кече Ынгаер (Олы Ингаер кушылдыгы) елгалары ага. Бер версия буенча, елгаларның исеме татарчадан «иң айыр» — киң (иң) елга (борынгы төрки «аир/айыр» — елга) сүзеннән килеп чыккан.

Тарихы

1930-нчы еллар башында Ынгаер махсус бистәсе буларак нигезләнгән (махсус бистәләр — кулак һәм сөрелгән гаиләләрнең поселок һәм район махсус комендатуралары һәм ГУЛАГ махсус бистәләре бүлекләре тарафыннан идарә ителә торган режимлы җирлекләре).

Халык саны

Бистәдә 2021 елда 177 кеше яшәгән, шулардан 29 % татарлар, калган халкын руслар тәшкил иткән.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».

Искәрмәләр

Сылтамалар

Тобольский муниципальный район Тюменской области. Официальный сайт Надцинское сельское поселение.

Төркем:Тубыл районы торак пунктлары