Кәче — Татарстан Республикасының Арча районында урнашкан авыл.
География Кәче Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 52 чакрым, ә район үзәге Арчадан көньяк-көнбатышка таба 6 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com .
Тарихы 1602-03 еллардан билгеле. 20 гасыр башныда 2 мәчетле авыл; мәдрәсә, су тегермәне, 6 лавка эшли. Кәченең җире ул вакытта 2082 десятина тәшкил иткән. 1920 елга кадәр Арча волостенә керә, 1920 елдан – Арча кантонында, 1930 елдан, Арча районы оешкач, шунда кертелә.
Халык саны
Халык саны: 1782 елда - 213 ир-ат заты; 1859 - 1109, 1897 - 1713, 1908 - 1951, 1920 - 1780, 1926 - 1923, 1938 - 1675, 1949 - 1214, 1958 - 1074, 1976 - 991, 1979 - 930, 1989 - 885 кеше.http://www.ite.antat.ru/articles/nasel_k.html Татарская энциклопедия, 3 том
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 841 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 95.36%, башка халыклар — 4.64%.
Атаклы кешеләр
Рәфикъ Юнысов (Рәфикъ Юныс, 1943), журналист, шагыйрь.
Икътисад һәм социаль тармак Мәктәбе, мәдәният йорты, мәчете бар. Авылда асфальт юллар юк.
Чыганаклар