Әйлән би, сәйлән би <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны <center>Физик активлык түбән Әйлән би, сәйлән би— татар халык уены.
Уйнау тәртибе Элек күбрәк кызлар арасында уйналган. Җыр белән чакырып уртага чыгарылган кыз берәр эш эшләргә тиеш була. Җыры:
Әйлән би, сәйлән би, Атаң сине бирәм, ди; Бирсә бирсен үз кызын, Җыйсын авыл картларын; Котлап салсын малларын, Әлләлисе, хөрмәлисе, Кашы-күзе сөрмәлесе, Бу дөньяда бик сирәк. Ак кирәк, күк кирәк, Кара кашлы, зифа буйлы «Биби» атлы кыз кирәк!
Яки җырны бетергәндә:
Әйлән, бәйлән, Уртасында бер сәйлән! —
дип, уртага бер кызны чыгаралар да, ул кул чабып үз тирәсендә әйләнә. Түгәрәктәгеләр биеп, куллары белән әйләнеп-бәйләнеп бетәләр.
Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Төркем:Җырлы-биюле уеннар Төркем:Татар уеннары