Мата-Уту (, Matāʻutu) ― Франциянең диңгез арты Уоллис һәм Футуна утрауларының башкаласы, административ үзәге. Уоллис утраулары төркемендә Увеа утравында урнашкан. Территориянең иң эре диңгез порты. Башкаладан 5,6 км ераклыкта урнашкан. Халкы ― 1075 кеше (2013, җанисәп).
Иң танылган истәлекле урыннар булып Мата-Уту , һәм аның фонындагы Лулу Факехида тавы тора.
Тарих Урта гасырларда Тонга утравы кешеләре Океаниянең күп кенә утрауларында яшәүчеләргә һөҗүм итеп һәм аларга ясак салып, ерак сәяхәтләр ясаганнар. Тонганың «изге» юлбашчылары Уоллис һәм Футуна утраулары халкына каршы сугыш алып барган һәм утрауларны үз контроле астына алган. Алар монда үз хакимиятләрен урнаштырган һәм аны Увеас дип атаганнар, ул ике утрау өчен идарә итүче династиягә әверелгән; ул Мата-Утуда хәтта бүген дә яши. Ул вакытта тонгалылар төзегән ныгытмалар күрше Талиерумда һәм Маламала Тагатада бу төбәктә күптән түгел булган археологик казулар барышында табылган.
1837 елда утрауга килгән католик миссионерлар халыкны 5 ел эчендә христианлыкка күчерергә карар кылган. Бу вакыт эчендә миссионерлар утрауны европалыларның башбаштаклыгыннан саклап кына калмаган, чиркәүләрнең Муа һәм Ваитупа утрауларында да төзелгәнлегенә инанганнар.
Аннары биредә француз авылына охшатып эшләнгән шәһәр төзелгән. Бирегә килгән судноларга дуңгыз, кошлар, ямс, банан һәм кокос алу мөмкин булган. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында бирегә «Ирекле Франция» ― Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Франциянең сөргендәге хөкүмәте (1940―1944) гаскәрләре килеп төшкән. Бу урында зур булмаган сугыш булган, шуннан соң французлар җирле режимы яклыларны әсирлеккә алган һәм утрауның үзәк радиостанциясен кулга төшергән. 11нче диңгез пехотасының 1нче батальоныннан Фрэнсис Фокс Перри шулай ук монда тукталган. 1998 елда утрау халкы 815 кеше дип бәяләнгән.
География һәм климат Мата-Уту диңгез өсте тигезлегеннән 6―12 м биеклектә урнашкан. Мата-Утуда тропик климат. Ел дәвамында, хәтта коры айларда да, шактый күләмдә явым-төшем була. Кеппен классификациясе буенча-экваториаль климат (индекс Af).
Икътисад Утрауның икътисады , , , тамырлары һәм кебек төп продуктларны җитештерүгә бәйле. Терлекләр саны 25 000 дуңгыз һәм 7 000 кәҗә исәпләнә. Акча берәмлеге булып 1945 елның декабрендә кертелгән Тын океан тора. Импорт балансы утраулар өчен уңайсыз, чөнки импорт экспорттан артык.
Хезмәт күрсәтү Уоллис һәм Футуна мәхкәмәсе Мата-Утуда урнашкан. Уоллис һәм Футуна радиосы Мата-Утудан тапшырулар алып бара. Шәһәрдән ерак түгел полиция участогы һәм сәүдә үзәге урнашкан. Мата-Утуда шулай ук Indosuez Bank бүлеге һәм җылылык электростанциясе бар. Увеа кибетендә җырчы һәм композитор Palisio Tuauli музыкасы белән кассеталар сатыла. Шәһәрдә туристик мәгълүмат үзәге юк.
Йөкләр китерү хезмәте Уоллис утравындагы Мата-Утуны һәм Футуна утравындагы Яңа Каледония башкаласы Нумеа белән тоташтыра. 1995 елга гомуми сыйдырышлылыгы 146 128 тонна булган сигез йөк судносы исәпләнә. Хихифо аэропорты Мата-Утуга һәм шәһәрдән 6 км (4 миль) төньяк-көнбатышта урнашкан Уоллис утравына хезмәт күрсәтә.
Мәдәният
Уоллис утравы халкының мәдәни үзенчәлеге ― Полинезия мәдәниятенең тармагы булган уоллис мәдәнияте. Шәһәрдә һәм утрауда тонга теленә якын Көнбатыш Полинезия теленнән алынган увеа телендә сөйләшәләр. Уоллис утравы халкы көндәлек тормышта увеа телендә, администрациядә ― французча сөйләшә.
15 августта Мата-Утуда ― дини бәйрәм (Мәрьямнең Күккә күтәрелүе, ).
Мата-Утудан ерак түгел ике мөһим археологик һәйкәл ― Талиетуму һәм Тонга-Тото урнашкан.
Сәүдә үзәгендә урнашкан Увеа музей ассоциациясе хәрби-тарихи музей булып тора, анда Икенче бөтендөнья сугышы вакытында территория тарихы турында сөйләнелә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Map showing the location of Matâ'Utu Picture of the lagoon of Matâ'Utu (Archived 2009-11-01) Picture of Matâ'Utu Cathedral
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Франция шәһәрләре Төркем:Океания башкалалары Төркем:Мата-Уту Төркем:Уоллис һәм Футуна торак пунктлары