Энә, җеп, төен <center>Уенчылар саны күп <center>Уйнау урыны ачык һавада, бүлмә <center>Физик активлык Энә, җеп, төен — татар халык уены.

Уйнау тәртибе Бу уен ачык һавада да, бүлмәдә дә уйнала ала.

Балалар кулга-кул тотынып түгәрәкләнеп басалар. Бер бала — энә, икенчесе — җеп, өченчесе — төен булып, шул тәртиптә бер сафка тезеләләр. Энә җеп белән төенне балалар арасыннан төрлечә йөреп адаштырырга тырыша. Тегеләре бер-берсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашып калса, аның урынына икенче бала уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Чыганаклар Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Төркем:Хәрәкәтле уеннар Төркем:Татар уеннары