Энәтирелеләр () - Бөтендөнья океанының барлык тирәнлекләрендә очрый торган, нигездә ирекле, сирәгрәк береккән, диңгез төбендә яшәүче хайваннар тибы. Якынча 7000 төрләре бар (Россиядә 400) . Энәтирелеләр хордалылар һәм ярымхордалылар белән беррәттән икенчелавызлылар (дейтеростомия) тармагына керәләр. Типның хәзерге вәкилләре - диңгез йолдызлары, диңгез керпеләре, офиуралар, голотурияләр (диңгез кыярлары), диңгез лилияләре. Кайбер вәкилләре, мәсәлән, голотурияләр, ризык буларак кулланыла. Бу тип шулай ук якынча 13,000 юкка чыккан төрне үз эченә ала.

Төзелеш һәм физиология Диңгез йолдызлары тәннәренең авыз ягында урнашкан аяклары ярдәмендә хәрәкәт итәләр. белән тартыла. Беренче чиратта моллюсклар белән тукланучы ерткычлар. Әгәр дә ризык авызларыннан зуррак булса, йолдыз ашказанын әйләндереп чыгара, аны корбанына урый һәм ашый. Каты, көбәсыман скелет һәм очлы энәләре аркасында аларны ерткычлар сирәк ашый. Кайберләре бик агулы. Устрица колонияләренә һәм башка ашарга яраклы моллюскларга зур зыян китерәләр.

Барлык энәтирелеләр биш очлы үсеш этабын кичерәләр, хәтта ахыр чиктә ике яклы симметрияне кире кайтарсалар да (диңгез кыярлары, диңгез энәләре). Күпчелек диңгез лилияләре һәм кайбер дидгез йолдызларының күпсанлы куллары бар, гадәттә бишкә бүленә торган санда. Кайбер офиураларның (Горгоносефалус), куллары тармакланып, агачка охшаган катлаулы структуралар формалаштыралар.

Өлкән энәтирелеләрнең авызлары урнашкан ораль ягы һәм гадәттә анусны үз эченә алган капма-каршы абораль ягы бар. Актив хәрәкәтләнүче диңгез йолдызлары, офиуралар һәм диңгез керпеләренең ораль яклары алар йөргән субстратка карый. Диңгез кыярларының гәүдәсе авыз-абораль юнәлештә озынча: бер очында авыз, икенчесендә анус. Күпчелек сабаклы диңгез лилияләре утырма яшәү рәвеше алып баралар, касәләренең абораль ягыннан чыгучы сабакчык белән үзләрен субстратка беркетәләр.

Җитлеккән энәтирелеләргә икенчел барлыкка килгән радиаль симметрия хас дип исәпләнелә, ләкин кайбер галимнәр аларның симметрияләре гомумән юк, дип саный.Личинкалары ике яклы симметрияле.

Нурларның (кулларның) ораль ягында гадәттә хәрәкәтләнү өчен кирәкле амбулакраль аяклар урнашкан. Энәтирелеләрнең амбулакраль аяклар урнашкан симметрия яссылыклары радиуслар дип атала. Радиуслар арасында интеррадиуслар бар. Хайванның тышкы радиаль симметриясен интеррадиусларның берсендә урнашкан мадрепора пластинкасы боза.

Энәтирелеләрнең зурлыгы берничә миллиметрдан 2-3 метрга кадәр (зур голотурияләр), һәм юкка чыккан кайбер төрләр хәтта 20 метрга (озын сабаклы диңгез лилияләре) җитә ала. Диңгез йолдызлары һәм офиураларның гәүдәләре биш почмаклы яки йолдызлы, ә диңгез керпеләренеке сфера, йөрәк (Echinocardium cordatum), яки диск формасында (яссы диңгез керпеләре) була. Голотурияләрнең тәннәре мичкә яки суалчан сыман, ә диңгез лилияләре чәчәкләргә охшаган.

Энәтирелеләрнең гомуми характеристикасы Күпчелек энәтирелеләрнең тиреләре астында известь пластинкаларыннан торучы очлы скелет формалаша. Гадәттә 5 нурлы радиаль симметрия хас. Авызлары тәннең үзәгендә, анус капма-каршы якта. Төп үзенчәлекләре - аларның су тамырлары системасы. Нерв системасы примитив, тире астында урнашкан нерв бауларыннан тора, тәннең өске һәм аскы ягында нурларга таралган. Ике җенесле хайваннар. Тышкы аталану хас. Суның төчеләнүенә чылый алмыйлар. Балтыйк диңгезендә өч, Кара диңгездә сигез төр яши, ә тозлы диңгезләрдә мулрак.

Диңгез кыярлары, шулай ук голотурияләр дип тә аталалар, кырын яталар, авызларын алга каратып шуышалар. Авызны 8-30 капшагычтан торучы чатыр таҗы әйләндереп ала. Диңгез кыярларының аермалы үзенчәлеге - аларның Кювьер органнары (натуралист Cuvier исеме белән аталган) - эчәкнең арткы өлешендә урнашкан ябыштыргыч секрецияләр таратучы бизләр. Борчылганда, диңгез кыяры кыяр сыман формага керә һәм ерткычларны куркытып, бу секрецияләрне көч белән этеп чыгарып җибәрә. Кайвакыт җенес әгъзалары да, эчәкнең бер өлеше дә чыгарыла. Чыгарылганнарның барысы да тиз торгызыла. Диңгез кыярлары барлык тулы тозлы диңгезләрдә, хәтта иң зур тирәнлектә дә очрый.

Диңгез лилияләре — бүген яшәүче энәтирелеләр арасында иң борынгылары. Нәфис чәчәкләрне хәтерләтәләр. Тәннәре биш җилфердәп торучы капшагыч үсеп чыга торган касәдән тора. Тире астында известь скелет урнашкан. Ул җиңел ватыла, тик кире үз хәленә дә җиңел кайта.

Диңгез керпеләренең тәннәре шар яки йомырка шәкелендә. Алар һәрнәрсә, беренче чиратта үсемлекләр белән тукланалар. Алар диңгез төбендәге ташлардан махсус чәйнәү аппаратының тешләре ярдәмендә суүсемнәр кырып алалар. Бу аппарат Аристотель фонаре дип атала. Диңгез керпеләренең уылдыгы күп илләрдә җыеп алына, ул дәвалану чарасы булып санала.

Эре диңгез керпеләре 35 елга кадәр, диңгез йолыдзлары - 14 елдан артык, офиуралар - 5 елга кадәр яши ала.

Хәзерге вакытта якынча 6000 төр энәтиреле бар, алар диңгезләрдә һәм океаннарда матдәләр әйләнешендә, тоз составын үзгәртүдә һәм су организмнарының азык чылбырында мөһим роль уйныйлар. Грунт ашый торган энәтирелеләр су асты катламнарында яшәүче кечкенә хайваннар белән тукланалар, диңгез керпеләре суүсемнәр ашыйлар, һәм ерткыч диңгез йолдызлары балык, моллюсклар, диңгез керпеләре, мәрҗән полиплары һ.б. белән тукланалар.

Энәтирелеләр үз чиратында кайбер балык рационнарының бер өлеше (мәсәлән, чуар зубатка, тәрәч һ.б.), ә тропик диңгезләрдә аларны скатлар ашый. Энәтирелеләрнең дошманнары арасында лангустлар бар, алар аеруча офиураларны һәм диңгез лилияләрен ашыйлар, ләкин башка энәтирелеләргә дә һөҗүм итәләр, мәсәлән, диңгез керпеләренә, диңгез йолдызларына һәм голотурияләргә.

Энәтирелеләрнең тәнендә төрле паразитлар яши: диңгез лилияләрендә мизостомид аннелидлары, диңгез кыярларына моллюсклар үтеп керәләр, диңгез йолдызларында кайбер кысласыманнар яши. Антагонистик мөнәсәбәтләргә өстәп, энәтирелеләрнең комменсализм кебек башка мөнәсәбәтләре дә бар.

Төрле иң гади төзелешлеләр, гидроидлар, кысласыманнар, моллюсклар, һәм, сирәгрәк, балыклар да энәтирелеләрдә комменсаллар рәвешендә яшиләр. Мәсәлән, диңгез кыярларының клоака куышлыгында һәм диңгез йолдызлары эчендә фиерасфер балыгы яши. Ул энәтирелеләрнең тәненә су белән кергән кечкенә хайваннар белән туклана. Диңгез йолдызлары дискы астында креветкалар ышык таба, ә диадема диңгез керпесе энәләре арасына кечкенә анчоус балыклары һәм кайбер кыслалар сыена.

Капламнар һәм скелет

Энәтирелеләрнең тире асты катламында биоминераль эндоскелет үсеш ала, ул известь пластинкаларыннан тора һәм еш кына төрле тышкы өстәлмәләр: энәләр, педицеллярияләр барлыкка китерә. Күпчелек диңгез керпеләрендә бу өстәлмәләр аеруча яхшы үсеш алган.

Энәләр саклану функциясен башкара һәм еш кына хәрәкәтчән була. Кайбер диңгез керпеләре энәләрен якынлашучы куркыныч ягына юнәлтәләр. Педицеллария - эләктерә торган кармаклы энәләр. Алар ярдәмендә хайван үзен чистарта һәм паразитлардан котыла. Диңгез керпеләренең скелеты махсус чәйнәү органы - Аристотель фонаре формалашуда катнаша . Офиураларның скелеты аеруча нурларында үсеш алган, анда ул зур известьле сегментлар сериясен - умырткалар барлыкка китерә. Голотурияләрнең скелеты юкка чыккан.

Энәтирелеләр, башка барлык хайваннардан аермалы буларак, капламнарының һәм тоташтыргыч тукымаларының катылыгын ике якка да үзгәртә алалар. Аларның "мутациягә сәләтле" тоташтыргыч тукымалары бар. Диңгез йолдызы корбаны (мәсәлән, моллюск) өстенә дуга булып менгәндә, катылык арта һәм нурлары амбулакраль аяклар өчен таянычка әйләнәләр. Бу аяклар моллюскның кабырчыгына берегә.

Туенганнан соң, тоташтыргыч тукыма йомшый, йолдыз җәелә. Диңгез керпеләре, тоташтыргыч тукымаларының катылыгын үзгәртеп, энәләренең торышын ныгыта алалар. Бу ерткычларга каршы тору һәм кыя ярыкларында берегү өчен кирәк.

Стресс вакытында офиуралар һәм голотурияләр энәләрен һәм эчке әгъзаларын тотып аталар. Бу да тоташтыргыч тукыманы урыны-урыны белән йомшарту аркасында башкарыла. Хайваннарны судан тартып чыгарсалар, аларныә тәннәре тәмам йомшый һәм җәелә, энәтиреле үлә. Капламнарында мускуллар, нервлар һәм башка төр күзәнәкләр булса да, нәкъ менә тоташтыргыч тукыманың күзәнәк тышындагы матриксы катылыкны көйли.

Бу тукымада ике төр нерв күзәнәкләре бар. Берләре матриксны катылату, икенчеләре йомшарту өчен җавап бирүе ихтимал. Матрикс катылыгын Ca2+

һәм башка катионнар көйли. Ca2+ катылык өсти, ә аның кимүе - йомшаклык бирә. Ca2+ матрикстагы молекулалар арасында күперчекләр ясауда катнаша ала.

Энәтирелеләрнең эпидермисы составына тоемлауны тәэмин итүче механорецепция күзәнәкләре, төс бирүче пигмент күзәнәкләре, лайла һәм агу бүлеп чыгаручы биз күзәнәкләре керә.

Ашкайнату системасы

Энәтирелеләрнең авызы тәннең ораль ягында урнашкан. Анус еш кына абораль ягында була, ләкин диңгез лилияләрендә һәм дөрес булмаган диңгез керпеләрендә ул тәннең авыз ягында урнашкан. Офиураларның анусы юк.

Күп очракта ашкайнату трубкасы озан эчәклектән гыйбарәт. Диңгез йолдызларының авызы аша тышка әйләнеп чыга алырдай күләмле ашказаны бар. Йолдыз корбанын ашказаны белән иңләп ала һәм тышкы ашкайнатуны башкара. Ашкайнату бизләре бавыр үсентеләре һәм ректаль бизләрдән гыйбарәт.

Бүлеп чыгару системасы Кайбер энәтирелеләрнең ярымхордалыларның рено-перикардына (йөрәк-бөер) гомолог булган әгъзасы бар (функциональ интеграцияләнгән йөрәк, күчәр каналы һәм күчәк тамыры) ләкин аның бүлеп чыгарудагы роле шикле. Башка энәтирелеләрнең андый органы юк, һәм барысында да бүлеп чыгару күзәнәк дәрәҗәсендә башкарыла.

Тән куышлыгы Энәтирелелеләр структурасының иң зур үзенчәлекләренең берсе - целомның берничә системага катлаулы дифференциацияләнүе: тән куышлыгы, амбулакраль (су-кан тамырлары) һәм перихемаль системалар.

Эчке органнары зур тән куышлыгында ята. Тән куышлыгы стенасы перитональ эпителийдан тора - бу барлык эчке органнарны әйләндереп алган яссы күзәнәкләрнең бер катламы. Кайбер органнар тән куышлыгындагы кесәләр эчендә урнаша, мезентерий дип аталган махсус катламнарда эленгән. Энәтирелеләрнең тиресендә тән куышлыгы сузылган үсентеләр - тире саңаклары бар, алар сулыш функциясен башкара. Аларның стеналары бик нечкә, бу җиңел газ алмашу мөмкинлеген бирә. Диңгез кыярлары су үпкәсе дип аталган махсус сулыш органнарын үстерәләр.

Тән куышлыгы күп санлы амиебоид күзәнәкләрен үз эченә алган целомик сыеклык белән тулган. Бу күзәнәкләр калдык продуктларын һәм чит тәнчекләрне үзләштерәләр һәм организмнан интегумент аша чыгалар. Шулай итеп, алар бүлеп чыгару һәм иммунитет функцияләрен башкаралар.

Амбулакраль система

Амбулакраль система энәтирелеләр өчен уникаль. Бу ташлы канал һәм мәдрепор тәлинкәсе аша әйләнә-тирә мохит белән тоташучы каналлар челтәре. Ул диңгез суын хәтерләтә торган сыеклык белән тулган. Радиаль амбулакраль каналлардан күпсанлы амбулакраль аяклар сузыла. Аларның нигезендә ампулла - мускул куыклары ята, алар кысылганда аяк озыная. Аяк очында присоска бар. Амбулакраль система сулыш алуда, хәрәкәтләнүдә һәм азык табуда катнаша. Мәсәлән, күп санлы амбулакраль аякларның уртак эше аша йолдызлы балык ике кабырчыклы моллюск кабыгын ача ала.

Перигемаль һәм кан әйләнеше системалары Перигемаль система - хайванның кан әйләнеше системасын әйләндереп алган каналлар һәм куышлыклар (синуслар) җыелмасы. Кан әйләнеше системасы начар үсеш алган һәм тоташтыргыч тукымалардагы эндотелий каплавы булмаган куышлыклар (лакуналар) системасыннан тора.

Һәр нурда ике радиаль перигемаль канал бар, алар арасындагы бүлемдә радиаль кан тамыры урнашкан. Радиаль тамырлар авыз кан боҗрасына тоташалар, ул ике боҗрасыман перихемаль канал арасындагы бүлемдә ята. Җенес синусы абораль кан боҗрасын һәм җенес столонын әйләндереп ала. Ике кан боҗрасы сул һәм уң күчәр синуслары белән әйләндереп алынган күчәр органы белән тоташтырылган.

Күчәр комплексы Энәтирелеләрнең интеррадиусларының берсендә күчәр органнары комплексы урнашкан. Ул төрле системалардагы органнарны үз эченә ала:

Ташлы канал - боҗралы амбулакраль каналны мадрепор тәлинкәсе белән тоташтыра; Кан тамырлары челтәрен үз эченә алган аксаль орган; Сул күчәр синусы - целомның эчке перигемаль каналны уң аксаль синус белән тоташтыручы бер өлеше;