«Хоббит: Смауг бушлыгы» () — Джон Толкинның «Хоббит, яки бару һәм кайту» әсәре экранизациясе, кинотрилогиянең икенче өлеше. «Балдаклар хөкемдары» кинотрилогиянең алтарихы, шул ук студия тарафыннан һәм якын актёрлар белән төшерелгән. Трилогия өч өлештән тора: «Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт» (The Hobbit: An Unexpected Journey), «Хоббит: Смог чүле (The Hobbit: The Desolation of Smaug, 2013) һәм «Хоббит: бару һәм кайту» (The Hobbit: There and Back Again, 2014).
Бу фильм трилогиянең беренче фильмы кебек тагын RED Epic камераларында секундка 48 кадр ешлыгы белән төшерелгән иде. Халыкара прокатка фильм 2013 елның 13 декабрендә чыга. Аны 2D, 3D һәм IMAX 3D форматларында күрсәтәчәкләр.
Фильмда Бильбо Бэггинс исемле хоббит һәм 13 гномның сәяхәте сурәтләнә. Аларның максаты — Смог исемле дракон тарафыннан урланган һәм Эребор тавы эчендә сакланган хәзинәне гномнарга кире кайтару.
Рольләрдә Роль Уйнаучы кеше Бильбо Бэггинс Мартин Фримен карт Бильбо Бэггинс Иэн Холм Гэндальф Иэн Мак-Келлен Элронд Хьюго Уивинг Голлум Энди Серкис Галадриэль Кейт Бланшетт Торин Имәнкалкан Ричард Армитаж Глоин Питер Хэмблтон Дори Марк Хэдлоу Нори Джед Брофи Кили Эйдан Тёрнер Фили Дин О’Горман Двалин Грэм Мак-Тавиш Оин Джон Каллин Бомбур Стивен Хантер Ори Адам Браун Бифур Уильям Кирхер Бофур Джеймс Нэсбит Балин Кен Стотт Фродо Бэггинс Элайджа Вуд Радагаст Сильвестр Мак-Кой Беорн Микаэль Персбрандт Саруман Кристофер Ли Тауриэль Эванджелин Лилли Смог Бенедикт Камбербэтч Назгул Лоуренс Макор
Сылтамалар Рәсми сайт
Төркем:АКШ фильмнары