Иске Васильевка — Башкортстанның Әлшәй районындагы татар авылы. Мәндән авыл җирлегенә карый.
2009 елның 1 гыйнварына 295 кеше яшәгәнЕдиный электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан — приложение в формате Excel . Тарихи мәгълүматлар Иске Васильевка беренче кат 1746 елны исәпкә алына. Ул елны Васильевка типтәрләренең башкортлардан җир алу турындагы килешүе рәсми рәвештә, Уфа канцеляриясендә теркәлә. 1779 елны халыкның бөр өлеше аерылып яңа урынга, Мәнәүз елгасы буенда авыл төзи. Ул элек Яңа Васильевка дип аталса, хәзер Усак-Кичү дип атала. Ул Бишбүләк районына карый.
Демография 1795 елда үткән ревизия документлары буенча Иске Васильевкада 114 кеше яши (61 башкорт һәм 53 типтәр); 1859 елда – 331 кеше (типтәрләр); 1870 елда – 393 (типтәрләр), 1859 елда - 2161 (типтәрләр), 1917 елда Бәләбәй өязе Гайниямак волосте Иске Васильевкада 148 хуҗалыкта 919 кеше яши. Шул исәптән 615 - типтәрләр, 304 – мишәрләр.М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды) Өч ел үтүгә, 1920 елда яңа сан алу вакытында Иске Васильевкада кеше саны күпмедер кимегән: 166 йортта 930 кеше яши. Бу юлы алар тулысынча диярлек башкортлар итеп язылалар.М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года: этнический состав. Москва, 2009 1959 елда – 673 кеше (татарлар) 1989 елда – 355 (татарлар) Гомуми демографик күрсәткечләр Халык 2002—2009 еллар арасында үзгәрешләр 2002 2009 кеше % 301 295 -6 -1,99 Рәсми рәвештә (2002 елда) Иске Васильевкада 86% татарлар, ләкин бу мәгълүмат тулы түгел.
Географик урынлашу район үзәгенә кадәр (Раевский): 33 км авыл советы үзәгенә кадәр (Мәндән): 3 км тимер юл станциясенә (Шафраново): 18 км Искәрмәләр
Чыганаклар Сылтамалар Совет муниципальных образований Республики Башкортостан