Луга́нск (, ) — Украинада урнашкан шәhәр, Луганск өлкәсенең үзәге. Украинаның икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. География Шәһәре Лугань һәм Ольховка елгалары кушылу урынында, Киевтан 811 километр ераклыкта урнашкан.
Россиядә: 2022 елның 15 ноябреннән — «Хезмәт даны шәһәре» Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести». Климат
Тарих
Рәсми нигезләнү датасы булып 1795 ел санала — нәкъ шул елда Екатерина II биредә чуен кою заводы төзү турында указ чыгара.
1874 елда Луганскига тимер юл килә, ә 1882 елда аңа шәһәр статусы бирелә.
1919 елга кадәр Луганск — Екатеринослав губернасының өяз шәһәре; 1920—1925 елларда — Донецк губернасы, 1925—1932 елларда — Луганск округы, 1932—1938 елларда — Донецк өлкәсе составында.
1935 елның 5 ноябрендә шәһәргә совет хәрби һәм сәяси эшлеклесе Климент Ворошилов хөрмәтенә Ворошиловград исеме кушылган.
1938 елдан Луганск өлкәсе үзәге булып тора.
Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 17 июле) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 14 февралендә азат ителә.
1958 елдан шәһәргә иске исеме бирелә, әмма 1970 елда, Климент Ворошилов үлеменнән, шәһәргә кабаттан Ворошиловград исеме кушылган. 1990 елда тарихи исем кайтарыла.
Халык 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=448 1926 1939 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php 2001http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=44&rn=&id=&botton=cens_db20 40471 006214 607274 520382 774463 047496 813463 097 Милли состав (2001): украиннар — 50 %, руслар — 47 %. Галерея
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Луганск тарихы
Төркем:Украина өлкә үзәкләре Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре