Фирдүс Тямаев, Фирдүс Фәрит улы Тямаев (1983 елның 3 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Октябрь районы, Түбән Норлат) — популяр эстрада җырчысы, автор-башкаручы, Татарстанның атказанган артисты (2018). Норлатның мактаулы гражданы (2024). Тәрҗемәи хәле Тямаев Фирдүс Фәрит улы 1983 елның 3 февралендә ТАССР Октябрь районы (1997 елдан Норлат районы) Түбән Норлат авылында туган.

9 нчы классны тәмамлагач, 1998 елда Лениногорски шәһәрендә музыка училищесына укырга керә. Баян бүлегендә бик яратып укый, көйләр яза башлый, КВНда катнаша, беренче урыннар алалар.

Соңгы курсны тәмамларга 6 ай калгач, 8 октябрь 2001 елда әтисе вафат була. Укуын тәмамлагач, шул ук елны Азнакай шәһәренә күчеп китә. Шул шәһәрдә 4 ел эшли һәм 40 ка якын көй яза.

2005 елда кире туган ягына кайтып китә. Группа җыя, төрле артистлар белән гастрольләргә йөри башлый. Татарстан, Башкортстан, Самара, Сембер өлкәләре шәһәр-авылларында, Мәскәүдә концертлар куя. Бүгенге көндә 50 дән артык язган көе бар, күптән түгел студия ачылды, беренче дискы дөнья күрде. Туйлар, юбилейлар алып бара.

Шәхси тормышы Исән-сау әнисе, олы апасы һәм энесе бар. Гаиләле. Хатыны Резедә Әхмәтвәлиева. Балалары: олы улы Раян Казанда «Балалы солянка» популярлаша, икенче улы Кәрим, кызы Мәрьям Стало известно имя новорожденной дочери Фирдуса Тямаева. tnv.ru, 22.03.2024

Кызыклы фактлар 2019 елда Буа районы Сабантуенда халыкны шаккаттырып суга тошеп жырлады.https://www.instagram.com/p/Byeieuyga0B/?igshid=rdbzk6ufqrtq

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Татар җыры» фестивале лауреаты 2018 — Татарстанның атказанган артисты Җырчы Фирдүс Тямаевка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Азатлык радиосы, 12.12.2018 2024 ― Норлатның мактаулы гражданы ― СВО мобилизацияләнгән сугышчыларына ярдәм оештыруда актив эшләгәне өченРузалия Хакимуллина. Заслуженный артист Татарстана Тямаев получил звание «Почетный гражданин Нурлата». KP.RU, 20.03.2024 Искәрмәләр

Сылтамалар Ф. Тямаевның рәсми төркеме Әби-апаларны “елатучы” Фирдүс Тямаев firdustamaev_official. instagram.com

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Лениногорск педагогика көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Норлатның мактаулы гражданнары