Хедвига Луиза Беата Петрен-Овертон (швед телендә: Hedvig Louise Beata Petrén-Overton, 1880 елның 28 августы — 1977 елның 14 январе) — швед математигы. Математика буенча беренче швед хатын-кызы фәлсәфә докторы булуы белән мәгълүм.

Тәрҗемәи хәле Луиза Петрен-Овертон (туганда бирелгән исеме — Хедвига Луиза Беата Петрен) Хальмстадта пастор Эдвард Петрен һәм Шарлотта Йоранссон кызы булган. Ул тугызы малайлар булган унике баланың берсе булган. Гаиләдә иң кечесе булып (аның апалары аннан 15 һәм 20 яшькә олырак булган), Луиза өй эшләреннән азат ителгән булган һәм игътибарны үз белемендә туплый алган. Аның ир туганнары һәммәсе югары белем алган һәм җәмгыятьтә югары торыш биләгән.

1889 елда мәктәпне тәмамлагач, Луиза Петрен Лундның кафедраль мәктәбе студенткасы булган. 1910 елда ул бакалавр дәрәҗәсенә ия булган, в 1912 елда "Лаплас ысулының тигезләмәләргә киңәйтелүе" (француз телендә: Extension de la méthode de Laplace aux équations) темасына диссертация яклап Швециядә доктор дәрәҗәсе белән беренче хатын-кыз булган.

Шул ук 1912 елда Луиза Петрен Лундта беренче фармакология профессорына кияүгә чыккан. Бу никахта дүрт бала туган һәм өченче угыл, Максвелл, Лундта мәңге студент буларак мәгълүм булган - ул географ булган һәм үз тикшеренүләрен алып барган, әмма доктор дәрәҗәсенә ирешә алмаган.

Луиза Петрен-Овертон Лунд университетына эшкә урнаша алмаган — ул вакытта хатын-кызларга андый вазыйфаларда эшләргә рөхсәт ителмәгән. Шуңа күрә ул кызлар өчен шәхси дәресләр бирә башлаган, ә 1912 елдан бирле тормышны иминләндерү компаниясендә актуар бүлектә эшләгән.

1977 елда вафат булган. Лундта зиратта күмелгән булган.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Hedvig Louise Beata Petrén-Overton

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча математиклар Төркем:Математиклар Төркем:Хатын-кызлар