Рафаил Диваев, Рафаил Үзбәк улы Диваев (Рафаил Узбекович Диваев, 1950 елның 2 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Авыргазы районы, Абдрахман) ― cовет һәм россияле эчке эшләр органнары эшлеклесе. 1996 елның февраленнән 2008 елның 19 октябренә кадәр Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры. Отставкадагы милиция генерал-лейтенанты. Башкортстан Республикасының атказанган юристы. Авыргазы районының Мактаулы гражданы (2005).
Тәрҗемәи хәле 1950 елның 2 ноябрендә Башкорстан АССР Авыргазы районы Тукай авыл җирлеге Абдрахман авылында туган.
1981 елда СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген, мәктәпне тәмамлагач ук, 1968 елда Стәрлетамакның «Синтезкаучук» заводында электрослесарь булып башлаган. 1969 елдан Памир тауларында чик буенда хәрби хезмәт үткән.
Эчке эшләр органнарына эшкә 1971 елның августында СССР КГБ чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң керә. Стәрлетамак шәһәр башкарма комитетының эчке эшләр бүлегендә хезмәтен рядовой милиционер булып башлаган, аннан җинаятьчеләрне оператив эзләү бүлегенә кече инспектор вазыйфасына күчкән.
1972―1974 елларда СССР Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус урта милиция мәктәбендә (2009 елдан Суворов училищесы) укыган. Мәктәпне милиция лейтенанты дәрәҗәсендә тәмамлаган.
1974―1975 елларда ― Белорет эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы, җинаять эзләү бүлеге башлыгы урынбасары.
1975―1981 елларда ― Нефтекама эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары.
1981 елның апреленнән ― Башкорт АССР Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең аеруча мөһим эшләр бүлеге өлкән инспекторы. Нигездә катлаулы үтерүләрне ачуда махсуслашканКсения Калинина. Легендарный генерал Башкирии Рафаил Диваев отмечает юбилей. Башинформ, 2.11.2025.
1981―1995 елларда ― Нефтекаманың җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, җитәкче урынбасары, эчке эшләр бүлеге башлыгы, эчке эшләр идарәсе башлыгы.
1995―1996 елларда ― Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрының беренче урынбасары ― криминаль милиция хезмәте башлыгы.
1996 елның февраленнән 2008 елның 19 октябренә кадәр ― Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрыУказ Президента Российской Федерации от 19.10.2008 г. № 1502 «О Диваеве Р. У.».
I чакырылыш Башкортстан Республикасы Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайның Вәкилләр палатасы депутаты итеп сайланган.
2008 елның 21 ноябреннән 2011 елга кадәр ― Башкортстан Республикасы премьер-министры урынбасарыРафаил Диваев назначен заместителем Премьер-министра Правительства РБ. Хөкүмәттә көч блогы белән үзара хезмәттәшлек өчен җавап биргән.
2019 елдан Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советны җитәклиБывший глава МВД Башкирии Рафаил Диваев возглавил Общественный совет при ведомстве.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ведомство бүләкләре һәм медальләре Бүләкләү коралы I, II һәм III дәрәҗә медале (РФ) Башкортстан Республикасының атказанган юристы «Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе Салават Юлаев ордены (2023) «Кораллану һәм хәрби техника булдырудагы казанышлары өчен» медале 2005 ― Авыргазы районының Мактаулы гражданы ― районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен 2022 ― ― актив гражданлык позициясе, хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеше өчен Азат Гиззатуллин. В День республики Радий Хабиров вручил государственные награды труженикам региона. Башинформ, 11.10.2022 2025 ― «Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены ― күпьеллык нәтиҗәле дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге өченИван Вавилов, Азат Гиззатуллин. Радий Хабиров наградил Рафаила Диваева орденом за заслуги перед Башкирией. Башинформ, 4.11.2025
Шәхси тормышы Гаиләле. Өч бала атасы.
Искәрмәләр
Сылтамалар Министр МВД по Республике Башкортостан освобожден от должности Ксения Калинина. Легендарный генерал Башкирии Рафаил Диваев отмечает юбилей. Башинформ, 2.11.2025
Төркем:Милиционерлар Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Башкортстанның атказанган юристлары Төркем:Полиция генерал-лейтенантлары (РФ) Төркем:«Мактауга лаеклы хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары Төркем:Башкортстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены кавалерлары Төркем:Генерал Шайморатов ордены кавалерлары Төркем:Авыргазы районының мактаулы гражданнары