Унаяклылар, яки унаяклы кысласыманнар, яки декаподалар , — югары төзелешле кысласыманнар классының зур отряды, шушы классның өчтән бер өлешен үз эченә ала. 15 000 бүгенге көн һәм 3 000 казылма төрне берләштерә. Казылма хәлдә девон чоры ахырыннан башлап билгеле. Аларга йөрәк мускулының симпластик төзелеше хас, башка күпкүзәнәкле хайваннарның йөрәге күзәнәкләрдән тора. Аерым кызыксынуны омарлар семьялыгы уята. Шулай ук отрядка елга кыслалары, креветкалар, омар һәм лангустлар керә.

Таралу Дөньяның барлык океаннарында һәм диңгезләрендә таралганнар. 5 км тирәнлеккә кадәр яшиләр.https://ecosystema.ru/08nature/w-invert/091o.htm

Cherax wagenknechtae - төче суларда яшәүче төр, Индонезиядә таралган.

Birgus latro - Һинд океанының суларында, тропик утрауларда таралган.

Cambaroides japonicus - Япония эндемигы.

Элек Татарстан территориясендә елга кыслаларының 2 төре очрый: киңаяклы кысла (Astacus astacus) һәм тараяклы кысла (Astacus leptodactylus) Идел, Кама һәм кече елгаларда таралганнар. Хәзер фәкать икенче төре генә очрый.

Тасвирлама Гәүдәсе 10–18 см озынлыкта, өске яктан карапакс белән капланаган башкүкрәктән һәм бунтыклы озын корсактан тора.

Унаяклы кысласыманнар — чиста су индикаторлары.

Кыйммәтле азык продукты буларак элек промысел әһәмиятенә ия булган. Хәзерге вакытта күбесенчә һәвәскәр балыкчылар тарафыннан махсус капкын — «кысла кыскычлар» белән аулана.

Тараяклы кысла ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/unayakly-kyslasymannar Онлайн - энциклопедия Tatarica

Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча хайваннар Төркем:Хайваннар отрядлары Төркем:Хайваннар Төркем:Зоология Төркем:Умырткасызлар Төркем:Буынтыкаяклылар Төркем:Биология