Динар Джусоев, Динар Владимир улы Джусоев (Динар Владимирович ДжусоевДжусоев Динар Владимирович. Сайт музыкального руководителя, 1986 елның 11 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай) ― опера җырчысы (бас), педагог. 2013 елдан Санкт-Петербургның Мария опера һәм балет дәүләт академия театры солисты. Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты.

Тәрҗемәи хәле 1986 елның 11 ноябрендә Азнакайда туган. Әнисе Җәмилә Фәһим кызы (Сафиуллина)Джамиля Сафиуллина Вконтакте татар, әтисе осетин милләтеннәнДинар ДЖУСОЕВ победил на исторической родине отца. Осетия Квайса, 18.10.2013. Бертуган сеңлесе ― опера җырчысы (сопрано) Ләйлә Джусоева (1991; 2014 елдан ― Мария театрының Яшь опера җырчылары академиясе солисты)Лейла Джусоева. mariinsky.ruЛейла Джусоева Вконтакте.

Балачагы һәм үсмер еллары республиканың Азнакай һәм Баулы районнарында үткән Аның киләчәге зур булуына ышаналар. «Шәһри Казан», 18.05.2012. Азнакай (педагог Флюра Зиннур кызы Әпсәләмованың баян классы Отдел народных инструментов. ДШИ г. Азнакаево) һәм Баулы (педагоглары Рәис Карпушкин, Рифкать Вәлиев) музыка мәктәпләрендә укыган. Юрий Карпушкин аны баянда уйнарга өйрәткәнБавлинец спел в опере-сказке в Казани. «Слава труду», 20.01.2014. Шәп вокаль мөмкинлекләре аңа Әлмәт музыка училищесына (2007 елдан көллият) керергә ярдәм иткән, икенче курстан соң Казан музыка көллиятенә күчкәнБүген Казан музыка көллиятендә «Bello Voco» конкурсы лауреаты Динар Джусоевның концерты була. Татар-информ, 18.05.2012.

Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (вокал буенча педагогы Людмила Церковникова), П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен (2017―2012, профессор Анатолий Лошак, аннары Мавсар Минцаев классы), А. Н. Косыгин исемендәге Россия дәүләт университеты Маймонид исемендәге Дәүләт классик академиясе аспирантурасын тәмамлаган. Монсеррат Кабалье, Мирелла Френи, Галина Вишневская, Ирина Архипова, Елена Образцова һәм Дмитрий Хворостовский мастер-классларында сәләтен камилләштергәнТаныш булыгыз: Динар Джусоев! «Бизәкләр» Вконтакте, 18.02.2020.

2013 елдан Санкт-Петербургның Яшь опера җырчылары академиясе солисты. Бай иҗади эшчәнлек алып бара, Россиядә һәм чит илләрдә әйдәп баручы опера театрлары белән хезмәттәшлек итәДинар Джусоев. Санкт-Петербургская академическая филармония имени Д.Д. Шостаковича. Франция, Германия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Италия, Финляндия сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясый.

Динар шулай ук Балалар Евровидениесе һәм «Голос-Дети» проектлары өчен вокал буенча тренер буларак чыгыш ясаганДинар Джусоев. Всероссийский конкурс Виртуозы 2017.

Мәскәү Халыкара музыка йортында узучы Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәренә багышланган концертларда катнашаЕлена Колебакина-Усманова, Анастасия Попова. «Здесь собираются сливки татарского общества»: Собянин и Минниханов сближали регионы на Днях РТ в Москве. Бизнес-Онлайн, 23.08.2024.

Репертуар Рус, чит ил композиторлары әсәрләрен башкара, репертуарына татар композиторларының әсәрләре дә кертелгән. Рөстәм Яхинның «Серле күзләр» романсын (Әхмәт Саттар сүзләре) башкара[https://vk.com/video58994735_456239639 «Серле күзләр» Рөстәм Яхин музыкасы. Әхмәт Саттар сүзләре. Динар Джусоев жырлый]. 2014 елда «Ак бүре» әкият-операсында (Зөлфия Рәүпова – Рүзәл Мөхәммәтшин) өч башлы Дию (Явыз баш) партиясендә уйнаганЛюбовь Агеева. Дебют, ставший событием Универсиады. Казанские истории, 15.07.2013. Мария театрында Барбант рыцаре («Лоэнгрин») Нардо («Ялган бакчачы хатын», концерт башкарылуы) Гоффредо («Пират», концерт башкарылуы) Кирилл («Федора», концерт башкарылуы) Северюс («Клеопатра», Массне, концерт башкарылуы) Готтардо («Саескан-карак», концерт башкарылуы) Капеллио («Капулети һәм Монтекки», концерт башкарылуы) Алидоро ((«Золушка», Россини, концерт башкарылуы) Пандольф («Золушка», Массне, концерт башкарылуы) Граф Родольфо («Сомнамбула», концерт башкарылуы) Инспектор («Себер», концерт башкарылуы) Нотариус («Роза кавалеры», операның I акты, концерт башкарылуы) Капрал («Полк кызы», концерт башкарылуы) Лакей («Наксостагы Ариадна») Комиссионер («Травиата») Ак армия генералы («Григорий Мелехов», концерт башкарылуы) Монах («Таш кунак», концерт башкарылуы) Ерошка бабай («Казаклар», концерт башкарылуы) Карт («Тын Дон», концерт башкарылуы) Король («Великан») Афонька «Давылда», концерт башкарылуы) Дребеднев («Мәскәү, Черемушки», концерт башкарылуы) Грассини («Кигәвен», концерт башкарылуы) һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2006 ― «BELLA VOCE» халыкара вокалистлар конкурсында икенче премия. 2007 елда Казан шәһәренең Шаляпин иҗатын яратучылар җәмгыяте тарафыннан бөек җырчы исемендәге стипендиягә лаек булган. 2009 ― М. И. Глинка исемендәге XXIII Халыкара вокалистлар конкурсы лауреаты. 2012 ― Ф. И. Шаляпин исемендәге хор һәм вокал сәнгатенең XII Халыкара фестиваль-конкурсының Гран-при лауреаты (Ялта). 2013 ― Павел Лисициан исемендәге Халыкара конкурсның I премия лауреаты (Владикавказ). 2014 ― «Чикләрсез опера» I Халыкара яшь опера җырчылары конкурсының II премия лауреаты (Краснодар)Бавлинец стал лауреатом оперного конкурса в Краснодаре. Бавлы-информ, 1.04.2014. 2014 ― Камера вокаль музыкасын башкаручыларның Максим Михайлов исемендәге халыкара конкурсының I премия лауреаты (Калуга) 2015 ― «Татар моңы» халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының I премия лауреаты («Вокал. Соло» номинациясендә) В Казани наградили победителей Международного конкурса «Татар моңы». Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области, 1.12.2015. 2016 ― Федор Шаляпин исемендәге I Халыкара вокалистлар конкурсының II премия һәм «чит ил романсын иң яхшы башкарган өчен» махсус приз иясе (Уфа)Названы имена лауреатов Международного конкурса вокалистов им. Фёдора Шаляпина. Министерство культуры Республики Башкортостан, 25.09.2016.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Хәким Гыйләҗев. Зур сәхнәгә юл күрсәтүчеләр. «Сәхнә», № 7 (235), 2025 ел. ― Б.25.

Сылтамалар Динар Джусоев. Мариинский театр «Les souvenirs» - сольный концерт Динара Джусоева. Vkvideo, 0:44:00 Динар Джусоев. Санкт-Петербургская академическая филармония имени Д.Д. Шостаковича

Моны да карагыз Ярамир Низаметдинов Айгөл Хисмәтуллина

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Россия җырчылары Төркем:Опера җырчылары Төркем:Баслар Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары