Шәрәфетдин Хәмитов, Шәрәфи-бай – беренче гилдия сәүдәгәре, меценат.
Тормышы юлы
1917 елда Шәрәфи-бай 53 яшьтә була. Аның мөлкәтендә 1 ярма яру машинасы, 3 тегермән, 1 икмәк пристане торган.
XX гасыр башында Шәрәфи-бай Борайда мәчетләр, кибетләр салган. Соңгы елларга кадәр Шәрәфи байның өендә Борай районының музыка мәктәбе урнашкан иде. Хәзер дә борайлылар кайчандыр монда яшәгән һәм биредәге халыкның тормышын үзгәрткән Шәрәфи турында онытмыйлар.
1918 елның мартында Борай волостен крестьяннар кораллы восстаниесе чолгап ала. Аларны Дүртөйледән Сәхипзадә Мәкъсүтов ћәм Борайдан Шәрәфетдин Хәмитов җитәкли. Бу икәү Борай волосте халкын большевикларга каршы көрәшкә чакыра. Март урталарында баш күтәрүчеләр ил үзәгенә җибәрергә әзерләнгән ярты миллион пот икмәкне кулга төшерә. 27 мартка каршы төндә Уфадан килгән Кызыл Армия отряды Борайны чолгап ала һәм Совет властен торгызаҮзе бер гүзәл җыр кебек туган ягыбыз — Борай! // Кызыл таң. 2012 ел. № 200. 20 октяб.. Шәрәфетдин Хәмитов гаиләсе белән башта Себергә, аннары Кытайга эмиграциягә китәргә мәҗбүр була.
Гаиләсе Хатыны Әсма Әмирхан кызы (1893нче елгы).
Уллары: 1910 елгы Мөхәммәтдин. 1917 елгы улы Габдрахман Сакмари 60нчы елларда Америкага күчеп, анда механик булып хезмәт итә, Наил һәм Наилә исемле балалар үстергән. 1922 елгы энесе Насретдин Шәрәфи улын 1945 елны советлар СССР террриториясенә алып китәләр, ул анда эзсез югала.
Сеңелләре Сатика Бичури (1925 елгы) Истанбулда яши. Сатиканың улы Фәрит Бичури – Төркиядә, кызы Фәридә Хәмит Финляндиядә тора.http://www.azatliq.mobi/a/1498990.html Нью-Йоркта яшәүче Сакмарилар гаиләсе 92 яшьлек Габдрахман бабайны соңгы юлга озатты.
«Шәрәфи-бай мәчете»
1914 елда шәрәфи-бай Борайда мәчет төзелешен башлый, ләкин сугыш башлану төзелешне туктата. Төзелеп бетмәгән мәчет бинасы бик зур булган — буе 20 һәм иңе 10 метр. Биек стеналары да кирпечтән 70 сантиметр калынлыкта эшләнгән һәм төрлечә бизәлгән булган. Биеклеге ике, киңлеге бер метрлы тәрәзәләре дә бик зәвыклы. 1932 елга кадәр мәчеткә беркем дә кул тидерми, Ислам динендә тәрбияләнгән кешеләр аның түбәсен ябып хуҗалык эшләренә кулланырга базмый. Шулай да сугыш алдыннан аны башта амбар, аннан китапханә һәм клуб ясыйлар.
2014 елда мәчет белән янәшә аракы кибете ачылуга каршы урам җыены уздыБорайда хәмер сатучыларга каршы җыен үтте.
Искәрмәләр
Чыганаклар “Тарихи мәчет” Борай күрке булыр Башкортстанның Борай районында бер гасырлык мәчет яңартыла “Большая Башкирия» мәкаләсе
Төркем:Татар сәүдәгәрләре