Татар Әҗбие, Әзибай () — Янәй волосының Тозыш (Тузуск) түбәсенә караган (хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы), бетерелгән авыл. Географиясе Татар Әҗбие Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнчыгышка таба 278 чакрым, ә район үзәге Актаныштан төньяк-көнбатышка таба 35 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарихы Татар Әҗбие авылы Янәй волостенең Тозыш (Тузуск) түбәсендә (хәзерге Татарстан Республикасының Актаныш районы), Кадеркүл янында нигезләнә. Тарихчы Әнвәр Әсфәндиярев «Минзәлә башкортлары авыллары» китабында аның 1800—1808 еллар арасында җирләрне генераль бүлүдән (межалаудан) соң барлыкка килгәнлеген терки. Авыл — 11-нче, 1847 елдан соң 12 нче Башкорт кантоны составына керә. 1811 елда анда 180 башкорт яшәве теркәлгән, алар, нигездә, Калтай, Байсар, Исәнбай, Сикия, Апас, Кадермәт һәм башка авылдан чыккан. 1812-1814 елгы Ватан сугышында Әзибай авылыннан 15нче йорттан зауряд-сотник Гаделша Дәүләтбаевның 6нчы башкорт полкында хезмәт итүе, походларда катнашуы турында мәгълүмат бар. Шулай ук 1814 елда шушы ук авылдан Рәхимкол Нәдерголов та армия хезмәтендә була. 1818 елда җәнәйләр 301 кеше дип исәпләнә, типтәрләр — 1. 1834 елда 102 йортта 496 башкорт, шул исәптән 255 ир-егет, 241 хатын-кыз яшәве, авылда ике указной мулла: 44 яшьлек Гүмәр Әхмәров һәм 53 яшьлек Абсалихов Мансуров булуы теркәлгән. Ары халык санының арта баруы күзәтелә: 1859 елда − 863 кеше, 1870 елда — 929 башкорт санала. 1902 елда Әзибай элеккеге крәстияннәренең яшәгән җире дип билгеләнгән һәм ирләр саны 271 дип күрсәтелгән. Түбән Чулман сусаклагычын төзегән вакытта авыл халкы башка урыннарга күчерелә. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Илназ Заһитов, хоккейчы һәм тренер. Искәрмәләр

Сылтамалар Татарстанның югалган авыллары.

Төркем:Актаныш районы Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары