Мирам Челеби исеме астында мәгълүм Мәхмүд ибн Мөхәммәд ибн Кази-заде ар-Руми, (??, Сәмәркәнд — 1524, Адрианополь) — Тимуридлар дәүләтенең математигы, астрономы һәм закон белгече, төрек-үзбәк килеп чыгышлы, әтисе ягыннан Кази-заде ар-Руми оныгы һәм әнисе ягыннан ал-Кушчи оныгы. Олугъбәкнең үлеменнән соң Төркиягә киткән, Галлиполида, Адрианопольдә һәм Бруссада эшләгән. Сәмәркәнд мәктәбенең традицияләрен үстерергә дәвам иткән.
"Гурганиның Зиджы"на комментарий язган (анда, хосусан, ал-Кашиның 1°-ның синусын билгеләү турында трактат тасвирланган),ал-Кушчиның "Яулап алу трактаты"на комментарий, «Синус һәм хорда турында трактат», «Кыйбланың азимутын төгәлрәк табу турында трактат», «Алмукантарат квадрант турында трактат», «Синус-квадрант турында квадрант», «„Шиказия“ астролябиясе квадранты белән гамәлләрне белү трактаты», «„Заркала“ астролябиясе турында трактат» язган. Аның төп китабы оптика турында булган.
Әдәбият Матвиевская Г. П., Розенфельд Б. А. Математики и астрономы мусульманского средневековья и их труды (VIII—XVII вв.) В 3 т. — М.: Наука, 1983.
Төркем:Математиклар