Футбол буенча Алмания җыелмасы () — халыкара ярышларда Алманиянең вәкиле булып торучы милли такым. Җитәкчелек итүче оешмасы — Алман футбол берлеге. Алман футбол берлеге ФИФА әгъзасы булып 1904 елдан, УЕФА әгъзасы булып 1954 елдан тора.
Әлеге Алмания җыелмасы Алмания Федератив Җөмһүриятенең җыелмасының тулы варисы булып тора, чөнки Алман футбол берлегенең штаб-фатиры Майндагы Франкфуртта, ягъни Көнбатыш Алманиядә урнашкан булган; шуның өстенә, 1950—1956 елларда Саар җыелмасы, ә 1952—1990 елларда Алман Демократик Җөмһүрияте җыелмасы бар булганнар. Саар футбол берлеге АФБ составына 1957 елда, ә АДҖ Алман футбол берлеге 1990 елларда кергәннәр; җыелмалар исә үз гамәлдә булуын туктатканнар.
Алмания җыелмасы — халыкара ярышларда дөньяның иң уңышлы җыелмалардан бересе; ул дүрт дөнья чемпионатларда һәм өч Европа чемпионатларда җиңгән; шуның өстәвенә, алманнар дөнья чемпонатларында дүрт тапкыр икенче һәм ике тапкыр өченче урын яулаганнар; Европа чемпонатларында алманнар өч тапкыр икенче һәм ике тапкыр өченче урын яулаганнар.
Чыгышлар тарихы Дөнья чемпионатлары ЕлРаундУрынУҖУНҖлТ 1930Катнашмаган------ 19343-нче урын3430111-8 19381-нче раунд1020113-5 1950Катнашмаган------ 1954Чемпион1650125-14 19584-нче урын4622212-14 1962Чирекфинал742114-2 19662-нче урын2641115-6 19703-нче урын3650117-10 1974Чемпион1760113-4 19782-й раунд6614110-5 19822-нче урын2732212-10 19862-нче урын273228-7 1990Чемпион1752015-5 1994Чирекфинал553119-7 1998Чирекфинал753118-6 20022-нче урын2751 114-3 20063-нче урын3751114-6 20103-нче урын3750216-5 2014Чемпион1761018-4 2018 2022Барлыгы18/204 титул106662020224-121
Искәрмәләр