Алексадр Невский ордены () — Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦенең дәүләт хәрби бүләге. 1942 елның 29 июлендә Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителгәнСборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984..

Рәссамы — Игор Сергей улы Телятников.

Бөек Ватан сугышы чорында 40 000 сугышчы бүләкләнә.

Орден статуты Бу орден белән Совет Армиясенең аз көч белән күп санлы дошман гаскәрләренә каршы оста көрәшә белүче кыю офицерлары (взводтан алып полк командирына хәтле) бүләкләгән.

Тасвирлама Куе кызыл эмаль белән капланган кызыл йолдыз ян-якка нурлар чәчүче ункырлы фигурага урнаштырылган. Йолдызның уртасындагы дәфнә яфраклары белән уратылган калканга 1242 елгы Боз сугышы каһарманы Александр Невский сурәте төшерелгән. (Аның портреты булмау сәбәпле, рәссам кинофильмда А. Невский ролен уйнаган актёр Николай Черкасовның профиль сурәтен урнаштырган). Әйләнәгә Александр Невский дип калку итеп язылган.

Нурлар фонында өстә — ике балта (бердыш), аста — ук, җәя, сөңге, садак сурәте. Түгәрәк калкан астындагы фигуралы кече калканга алтын белән йөгертелгән урак–чүкеч ясалган.

Орден көмештән ясала. Биеклеге 50 мм, үзәгеннән йолдыз очларына кадәр озынлыгы 26 мм.

Тарих Өлкән лейтенант Иван Назар улы Рубан иң беренче булып бу бүләккә лаек булды. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен 1942 елның 5 ноябренда аңа Александр Невский ордены тапшырылган. Сталинград шәһәрен саклаганда күрсәткән искиткеч кыюлыгы, тапкырлыгы һәм хәрби осталыгы өчен бирелде. Рубан батальоны танклар белән коралланган алман полкын тар-мар итщ. Көч ягыннан берничә тапкырга өстенрәк булса да, дошман гаскәрләре диңгез пехотачылары саклаган саклану сызыгын үтә алмады. Киресенчә, гаскәренең яртысыннан артыгын югалтып, кире чигенде«Кызыл флот» газетасы.. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе таркалгач та, Александр Невский ордены Россия Федерациясенең дәүләт бүләге буларак сакланып калаПостановление Верховного Совета РФ от 20 марта 1992 года № 2557-I. 2010 елның 7 сентябреннән яңа статут буенча хәрби орден булудан туктый, бизәлеше Октябрь инкыйлабына кадәр Россия империясенең дәүләт бүләге булган Александр Невский орденына охшап калаРоссия Президенты Указы № 1099 «О мерах по совершенствованию государственной наградной системы Российской Федерации» (7.IX. 2010).

Әдәбият Н.Черкасов. Ватан бүләкләре. Казан, 1975. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996. Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990. Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.

Моны да карагыз Указ Президиума Верховного Совета СССР «Об учреждении военных орденов: Ордена Суворова, первой, второй и третьей степени, Ордена Кутузова, первой и второй степени и Ордена Александра Невского» от 20 июля 1942 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1942. — 5 августа (№ 30 (189)). — С. 1.

Искәрмәләр

Төркем:Александр Невский ордены (Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе) Төркем:Югары дәүләт бүләкләре