Яңавыл таңнары - татар телендә Башкортстанның Яңавыл районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга. Татарча һәм урысча чыккан гәҗитнең гомуми тиражы - 7 668 данә. Айга 1 тапкыр башк. “Йыйын ” кушымта - гәҗите (300 данә) чыга.
Тарих 1931 елның 5 маенда «Октябрь юлы» исеме белән беренче татарча гәҗит чыгаВКП(б) ның Башкортстан өлкә комитеты секретариаты карары 30.08.1930. Беренче мөхәррире – Х.Х. Гыйльманов.
1939 елның гыйнварыннан районда урысча “Путь Октября” гәҗите чыга башлый. Бөек Ватан сугышы елларында айга 4 тапкыр гына чыга.
1955 елда гәҗитләрне берләштереп, татарчаны дубляж гына итеп калдыралар.
1962 елдан исеме “Коммунизм таңы” / “Заря коммунизма” дип үзгәртелә.
1990 елдан “Яңавыл таңнары” / “Янаульские зори” булып чыга.
Басмаханә Яңавыл районы гәҗитләре, башка районнардан аермалы буларак, һәрвакыт Яңавылда үз басмаханәсендә нәшер ителә.
1996 елга кадәр югары пичәт ысулы, 1996 елдан соң офсет ысулы кулланыла.
Гәҗит битләрендә Кәүсәрия Шәфыйкова, Рафис Мөхәммәтдинов, Мөнәвир Фазлыев, Раил Габдуллин, Закир Капкаев, Фәйзрахман Гомәров, Дикаф Гәрәев язмалары дөнья күргәнhttp://yanzori-rb.narod.ru/.
Хезмәт уңышлары Гран-при (2006, “Матбугат көзгесендә әйдәүче милли проектлар” конкурсы, Мәскәү) Җиңүче (2009, “Гаилә – Русиянең җаны” Бөтенрусия конкурсы, Мәскәү) “Матбугатның Алтын фонды” (“Золотой фонд прессы”) тамгасы иясе (2011, 2012)
Чыганаклар Гәҗит сайты Гәҗитнең сайты
Тышкы сылтамалар "Классташлар"дагы бите
Моны да карагыз Башкортстанның район гәҗитләре
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан гәҗитләре Төркем:Яңавыл районы Төркем:Татарстаннан читтәге татар гәҗитләре