Мордва округы () — Урта Идел өлкәсе (1929 елның 20 октябреннән — Урта Идел крае) составындагы административ-территориаль берәмлек. 1928—1930 елларда гамәлдә торган. Үзәге Сарански шәһәрендә урнашкан булган. Тарих Мордва округы 1928 елның 14 маенда төзелә; аның составына юкка чыгарылган Пенза губернасының Саранск,Рузай, Краснослободск һәм Беднодемьяновск, Сембер губернасының Ардатау өязе җирләре кертелгән.
1930 елның 30 июлендә Мордва округы Мордва автонмияле өлкәсенә үзгәртеп корылган.
Административ бүленеш Мордва округы 23 районга бүленгән була: Ардатау районы, Әтәш районы, Ачадово районы, Беднодемьяновск районы, Дубёнки районы, Ельники районы, Зубова-Поляна районы, Инсар районы, Иске Шәйга районы, Ковылкино районы, Козловка районы, Кочкурово районы, Краснослободск районы, Мукшы районы, Ромоданово районы, Рузай районы, Рыбкино районы, Саранск районы, Иске Шәйга районы, Талызино районы, Темников районы, Тәңгүш, Тәрби районы, Чамзинка районы. Моны да карагыз Саранск өязе
Төркем:РСФСР округлары Төркем:Урта Идел крае