Олы Теләк районы (, ) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1939—1956 елларда гамәлдә торган. Җәгърафик урнашу Район АССРның үзәгендә урнашкан булган; төньяк-көнбатышта Нуриман районы белән, көнчыгышта — Чиләбе өлкәсе белән, көньяк-көнчыгышта — Белорет районы белән, көньяк-көнбатышта — Архангел районы белән, көнбатышта Иглин районы белән чиктәш булган. Тарих Олы Теләк районы 1939 елның 25 июнендә булдырылган.
1952—1953 елларда Башкортстан АССРның Уфа өлкәсенә кергән булган.
1956 елның 4 июлендә район бетерелә, җирләре Архангел һәм Иглин районнары составына кертелгәннәр.
Матбугат «За коммунизм» («Коммунизм өчен») – Олы Теләк районында атнага 3 тапкыр русча чыгып килгән иҗтимагый - сәяси басма. 1940 елның 17 февраленнән 1956 елның 2 июненә кадәр нәшер ителә. КПССның Олы Теләк районы комитеты органы була.
Административ бүленеш Район составына 13 авыл шурасына бүленгән (1940): Югары Ләмәз, Таулы, Казаяк, Кызыл Яр, Михайловка, Манатау, Мулдакай, Надеждин, Түбән Ләмәз, Салдыбаш, Сувор-Һомел, Төлкетүбә, Харьковка.Башкортстанның административ-территориаль бүленеше (1940 елның 1 июне хәленә)
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстанның юкка чыккан районнары