Муса Галләмов, Муса Марсель улы Галләмов (Муса Марсельевич Галлямов; 1992 елның 1 июле, РФ, Мари Ил, Бәрәңге районы, Ирнур) ― спортчы (көрәш), билбаулы көрәш буенча күп тапкырлар дөнья, Россия, Татарстан чемпионы. Россиянең спорт мастеры (2015). Авырлык категориясе ― 130 килограмм.

Тәрҗемәи хәле 1992 елның 1 июлендәБөтенроссия авыл Сабан туе баш батыры Муса Галләмовка машина җирәбәсез бирелде. Болгар радиосы, 1.07.2019 Мари Илнең Бәрәңге районы Ирнур (халык телендә ЯңавылРадик Сабиров. Муса барлык көрәшчеләрне Яңавыл Сабан туена чакыра. «Идел», 27.05.2019) авылында туган. Спортчының әтисе Марсель колхозда машина йөртүче, әнисе Зөһрә Бәрәңге битсәсендә иминият агенты булып эшли. Кече уллары Мөнир Галләмов та көрәшче. Мусаның сеңлесе бар Деревня Ирнур. Марийские Лесоходы, 02.06.2014.

Ун яшендә Сабан туенда көрәшкән. Ат чабышларында чыгыш ясаган, хоккей уйнаган. Көрәш белән җитди итеп шактый соң, 15 яшендә Йошкар-Олага укырга килгәч, шөгыльләнә башлаган. Йошкар-Олада Муса Илдус Гарипов белән Равил Сафуановта шөгыльләнә башлаган һәм Россия беренчелегендә икенче урынны алган.

Мари дәүләт университетының Физик тәрбия, спорт һәм туризм факультетын тәмамлаган. «Юбилейный» спорт комплексында шөгыльләнә, тренеры Илдус Гарипов була. Йошкар-Ола спорт мәктәбендә тренер-укытучы булып эшләгән.

Татарстан күләмендәге ярышларда Теләче районы данын, ә Россия турнирларында Татарстан данын яклап көрәшә.

Россия җыелма командасына кергән.

2021 елдан ― Лаеш районы «Комплекслы спорт мәктәбе» директоры Танылган көрәшче Муса Галләмов Лаеш спорт мәктәбе директоры булып эшли башлаган. Интертат, 14.07.2021, 2023 елдан ― Лаеш районында бассейн директорыАртур Валеев. Колдун, амбал весом 200 килограммов и директор бассейна: главные батыры России прямо сейчас. Бизнес-Онлайн, 25.06.2023.

Спорт уңышлары 2008 ― көрәш буенча Бөтенроссия турниры (Димитровград) ― 75 килограммга кадәр авырлык категориясендә көмеш медаль 2009 ― көрәш буенча Бөтенроссия турниры (Йошкар-Ола) ― җиңүче (турнирның иң яхшы көрәшчесе дип танылган) 2009 ― көрәш буенча V Бөтенроссия турниры (Екатеринбург) ― 73 килограммга кадәр авырлык категориясендә бронза медаль 2009 ― Россия Ачык чемпионаты һәм ил беренчелеге (Казан) ― 75 кг га кадәр авырлык категориясендә алтын медаль 2015 ― билбау көрәше буенча XIII дөнья чемпионаты (Казан) ― 100 килограммнан артык авырлык категориясендә көмеш медаль Муса Галлямов серебряный призер Чемпионата мира по борьбе на поясах. Министерство спорта Республики Марий Эл, 23.11.2015 2016 ― көрәш буенча Россия чемпионаты (Тольятти) ― 100 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүчеАндрей Антонов. Марийский батыр Муса Галлямов завоевал «золото» чемпиона России по борьбе корэш. Марийская правда, 12.12.2016 2018 ― көрәш буенча дөнья чемпионаты (Татарстан) ― 100 килограммнан артык авырлык категориясендә беренче урын 2018 ― билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты (Кыргызстан, Чолпон-Ата) ― 100 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңүче, абсолют дөнья чемпионыКөрәш буенча дөнья чемпионнары Бөтендөнья күчмә халыклар уенында алтын медаль алды. Татар-информ, 4.09.2018 2019 ― 10нчы Бөтенроссия авыл Сабан туе (Камышлы (Самар өлкәсе)) ― баш батыр (приз ― Лада Гранта)Камышлы Сабан туе баш батыры тәкәне мәдрәсәгә бүләк итте. Безнең мирас, 29.06.2019 2019 – Питрау бәйрәменең абсолют батырыИң көчле батырлар Питрау бәйрәменә җыела. Мамадыш муниципаль районы, 22.07.2019 2020 ― билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты (Казан) ― 130 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүчеАндрей Антонов. Марийский батыр Муса Галлямов завоевал «золото» чемпионата мира-2020 по корэш. Марийская правда, 05.10.2020 2020 ― Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча 57нче ачык республика ярышлары (Биектау) ― 130 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңүчеАндрей Антонов. Муса Галлямов победил в турнире памяти поэта Мусы Джалиля. Марийская правда, 17.02.2020 2024 ― Мари Илдә узган Федераль Сабан туеның абсолют батыры (приз ― Lada Granta)Илгизә Галиуллина. Муса Галләмов: «Көрәш карьерасын бетерәсе дә килгән иде инде...». Шәһри Казан, 07.07.2024 2024 ― «Манзара» премиясенең Алтын лигасында җиңүче – баш батыр (приз ― 100 мең сум)Энҗе Габдуллина. «Манзара» бәйгесендә Муса Галләмов баш батыр калды. Татар-информ, 20.01.2024 2025 ― Лаеш районы Сабан туе ― абсолют батыр (приз ― «Нива» автомобиле) 2026 ― көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Алабуга) ― 130 килограммнан артык авырлык категориясендә беренче урынЗөлфия Шәвәлиева. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле – тулы исемлек. Татар-информ, 17.01.2026 2026 ― каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган 63нче көрәш турнирының (Чаллы шәһәренең Боз сараенда узган) 130+ кг үлчәү авырлыгында 2нче урын (приз 70 мең сум)Зөлфия Шәвәлиева. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирының 2026 елгы җиңүчеләре билгеле булды. Татар-информ, 14.02.2026. 2026 ― көрәш буенча Россия чемпионатының (Казанның «Ак Барс» көрәш сарае) 130+ кг үлчәү авырлыгында җиңүчесе Зөлфия Шәвәлиева. Россия чемпионатында тугыз Татарстан көрәшчесе чемпион исемен яулады. Интертат, 18.04.2026. 2026 ел ― Лаеш районы Сабан туеның баш батыры. Баш батырга традицион бүләк – тәкә һәм «Нива» автомобиле бүләк иткәннәрЗөлфия Шәвәлиева. Татарстан батырлары-2026 – район Сабан туйларында кемнәр батыр калды? Интертат, 8.06.2026. 2026 ― көрәш буенча Дөнья чемпионаты (Миңгәр, Саба районы, Татарстан, Россия) ― 130+ кг үлчәү авырлыгында җиңүчеЗөлфия Шәвәлиева. Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 7 алтын медаль яулады. Интертат, 28.06.2026

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2015 ― Россия Федерациясенең спорт мастеры Шәхси тормышы Өйләнгән. 4 кыз бала атасы (Адилә, Әмирә, Ясминә, Эмилия)На Сабантуе в Лаишево победителем стал талантливый спортсмен. Культура Лаишевского края, 8.06.2025.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Антонов А. Секрет борцов из Ирнура // Марийская правда, 2012 год, 26 июня, № 112.

Сылтамалар ГАЛЛЯМОВ Муса Марсельевич. Марийская история в лицах, 09.11.2011

Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Россиянең спорт мастерлары Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Мари дәүләт университетын тәмамлаучылар