Стәрлебаш чишмәләре - татар телендә Башкортстанның Стәрлебаш районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга.
Русча «Стерлибашевские родники», башк. «Стәрлебаш шишмәләре» гәҗитләре чыга. Гомуми тираж – 3 000 данә.
Тарих 1932 елның мартыннан район гәҗите русча «Ударник колхоза» исеме белән чыга башлый. Беренче мөхәррире Иван Холмов була. 1932 елның сентябреннән татарча «Колхоз ударчысы» исеме белән гәҗит нәшер ителә. 1933 елдан Эстәрлебашның үз басмаханәсендә нәшер ителә. 1955 - 1962 елларда «Коммунизм байрагы» / «Знамя коммунизма» исемен ала. 1962 - 1965 елларда чыгудан туктап тора. 1965 елдан «Ленин юлы» / «Путь Ленина» исеме белән янәдән чыга башлый. 1991 елдан «Ленин васыятьләре» / «Заветы Ленина» исемендә нәшер ителә. 1994 елдан башк. «Ленин васыяттары» гәҗите өстәлә. 2005 елдан «Стәрлебаш чишмәләре» / русча «Стерлибашевские родники» / башк. «Стәрлебаш шишмәләре» исеме астында чыгып килә. 2000 елдан компьютерда әзерләнә башлый.
Мөхәррирләр Беренче расланган мөхәррире Әхияр Баязитов (1932 – 1936), Хәлекәй авылыннан Әхмәр Басыйров (1936-1940), Әмир авылыннан, соңыннан Илеш районы гәҗите мөхәррире Гали Гомәров(1940 елдан), 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына китә Гали Исмәгыйлев(1941 елдан), 1942 елның мартында сугышка китә, яуда һәлак була Галимҗан Насыйров(1945 елга хәтле), соңыннан Йомагуҗа районы гәҗите мөхәррире Гали Гомәров сугыштан кайткач эшли Барый Нуриманов(1948 -1950), Эстәрлебаш авылыннан А.М. Хәбибуллин (июль 1950 – март 1951) Тимерхан Абдуллин (август 1951 - июль 1953) Х.Х. Дәүләтшина (июль 1953 - май 1954) Тамьян Бикмаев (1954-1957) Галимҗан Насыйров (1957 – 1962) Фәйзи Гомәров (1965 – 1987), БР атказанган мәдәният хезмәткәре Марс Тукаев (1987 – 1996)
1996 елдан мөхәррир булып Мансаф Ганиев эшли.
Иҗат юлының башы Район гәҗитендә язучы һәм шагыйрьләр Зиннәт Галимов, Фәйзи Гомәров, Равил Шәммас, Флюра Сәлимова-Хәлиуллина, Фәйзи Шаяпов, Мәхмүт Хуҗин, Федор Сенченко, драматург Рәлиф Кинҗәбаев иҗат юлларын башлыйлар
Чыганаклар Гәҗитнең сайты
Моны да карагыз Башкортстанның район гәҗитләре
Искәрмәләр
Төркем:Стәрлебаш районы Төркем:Башкортстан гәҗитләре Төркем:Татарстаннан читтәге татар гәҗитләре Төркем:Татарча гәҗитләр