Пауль Функ (немец телендә: Paul Funk; 1886-нчы елның 14 апреле, Вена — 1969-ынчы елның 3-енче июне, Вена) — Австрияле математик һәм механик, Давид Гильберт дәвамчысы, Вена фәннәр академиясе әгъзасы. Фәнни эшчәнлегенең шактый өлешен өслекләр теориясенә һәм математик анализга багышлаган.

Пауль Функ Вена һәм Тюбинген университетларында белем алган, 1911 елда ул Гёттинген университетын тәмамлаган. 1915 елда ул диссертацияне яклаган һәм Прага шәһәренең Карлов университетының приват-доцент вазифасына ирешкән, анда 1939 елга кадәр эшләгән (1927 елдан бирле профессор). Чехословакияне оккупацияләгәннән соң яһүд килеп чыгышына күрә эштән читләштерелгән булган. Сугыш ахырында Терезиенштадт концлагерена депортацияләнгән булган, анда 1945 елның 4 февраленнән 12 маена кадәр булган.

Аның ирешүләре төзелеш механика мәсьәләләренә кулланылышлы рәвештә сызыкча дифференциаль тигезләмәләр теориясенә бәйле. Моннан тыш Пауль Функ шар функцияләре теориясе, хаталар теориясендә Лаплас әверелдерүе, һәм шулай ук — сыгылмалы җисем һәм җисемнәр системалары тотрыклыгы теориясе белән шөгыльләнгән булган. Региомонтан хатларының берничә тәрҗемәсен башкарган.

Искәрмәләр

Әдәбият

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар