Карл Кульман (немец телендә: Carl Culmann; 1821 елның 10 июле, Бергцаберн, Бавария — 1881 елның 9 декабре, Цюрих, Швейцария) — инженер һәм математик, график статика нигезләүчесе.
Карлсруэда Политехник мәктәптә укыган, Баденда тимер юл төзелешләре белән шөгыльләнгән, 1849 елдан 1852 елга кадәр фәнни максат белән Франция, Англия һәм Төньяк Америка буенча сәяхәт иткән, шуннан соң Германиядә күпер төзелешенә зур йогынты ясаган Англия һәм Америка күперләренең киң тасвирламасын калдырган. Цюрихта Политехникум оешудан соң анда профессор булып чакырылган булган һәм шул вазифада вафат булганына кадәр торган.
Аның төп фәнни хезмәте Die graphische Statik Цюрихта ике басма итеп 1866 һәм 1875 елда чыккан.
Кайбер рус телле чыганакларда хаталы итеп Карл Кульман чертёжный прибор кульман сызым әсбабын уйлап чыгарган дип язылган.
Искәрмәләр
Сылтамалар Culmann, Carl (статья из «Encyclopædia Britannica»)
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар