Бу РФ Каһарманы турында мәкалә, табиб турында биредә укыгыз.

Ренат Әкбәров, Ренат Мөнир улы Әкбәров (Ренат Мунирович Акберов; 1983 елның 4 июне, СССР, РСФСР, Удмурт АССР, Ижау) ― Россия хәрби хезмәткәре, 1нче класслы хәрби очучы, гвардия подполковнигы, Ка-52 «Аллигатор» вертолетлары эскадрильясы командиры. Россия Федерациясе Герое (2024)Список Героев Российской Федерации (участники СВО, А—З) — энциклопедия «Знание.Вики».

Тәрҗемәи хәле 1983 елда Удмурт АССР башкаласы Ижау шәһәрендә туган. Әтисе Мөнир белән әнисе (бухгалтер) Рима чыгышлары белән Татарстанның Саба районы Явлаштау авылыннан. Гаиләдә бер бала булса да, Ренат мөстәкыйль һәм җаваплы, ярдәмчел һәм киң күңелле булып үскән. Башлангыч белемне Ижауның 17нче мәктәбендә алган, аннары 20нче мәктәпкә күчкән (сыйныф җитәкчесе Лилия Алексеевна Волова). Анда математика классында укыган. 17нче мәктәптә укыганда инглиз теле түгәрәгенә йөргән. Музыка мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнгән (иҗади сәләте җыр-биюгә оста әтисе ягы туганнарыннан килгән). Башта Ижау милиция мәктәбендә уку теләге булган, соңрак бу һөнәргә карашы үзгәргән. Чыгарылыш сыйныфында вертолетчы булырга әзерләнгән. Мәктәпне бетергәч (2000), Сызраньдагы тәмамлаган һәм «хәрби вертолетларның инженер-пилоты» квалификациясен алган (2005) Герой России подполковник Ренат Мунирович Акберов. t.me/admsyzran, 23.02.2025. Иң яхшы чыгарылыш укучыларыннан берсе буларак, аны 626нчы өйрәнү вертолет полкына (Пугачев аэродромы, Сарытау өлкәсе) очучы-инструктор итеп билгеләгәннәр. 2011 елга кадәр белемнәрен һәм күнекмәләрен яшь очучыларга тапшырган. Аннары Төньяк Кавказга хезмәткә җибәрелгән.

2012 елдан Көньяк хәрби округының 4нче Кызыл Байраклы Хәрби-Һава Көчләре һәм һава һөҗүменә каршы оборона армиясендә: 2012 елдан — 55нче аерым вертолет полкының Ми-28 вертолеты командиры (Кореновск аэродромы, Краснодар крае); 2013 елдан — 387нче авиация базасының вертолет командиры, өлкән очучы, Ми-35 вертолетлары звеносы командиры (соңрак – 487нче аерым вертолет полкы, Буденновск аэродромы, Ставрополь крае); 2016 елдан 2021 елга кадәр — Ми-28 дә звено командиры, Ка-52 армия авиациясенең 16нчы бригадасында эскадрилья командиры урынбасары (Зерноград аэродромы, Ростов өлкәсе)Герой Российской Федерации Акберов Ренат Мунирович. Герои страны.

Ми-24, Ми-35, Ми-28(н, УБ), Ка-52 һәм Ка-52М вертолетларын үзләштергән.

2021 елда «Ка-52» вертолет эскадрильясы командиры вазифасына 4нче Кызыл Байраклы Хәрби-Һава Көчләре һәм һава һөҗүменә каршы оборона армиясе вертолет полкларының берсенә билгеләнгән.

Россиянең Сириядәге хәрби операциясендә (2015 елның 30 сентябреннән 2016 елның 16 мартына кадәр) катнашкан.

Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә (2022 елның 24 февраленнән ― ) катнашкан. 2023 елның җәендә Запорожье өлкәсендә беренче класслы очучы подполковник Ренат Әкбәров командалыгындагы «Аллигатор» вертолетлары эскадрильясы пехотага ярдәмгә килгән. Башта бронетехниканы ракеталары белән утка тоталар, аннары пушкалардан ата башлыйлар. Моның нәтиҗәсендә күпсанлы , , һ.б. техника сафтан чыкканАлексей Колесников. Герой России Ренат Акберов: Модернизация вертолетов ВКС РФ шагнула далеко вперед. «Российская газета», 13.03.2025.

Россия Федерациясе Президенты Указы (яшерен) нигезендә Ватанны һәм Россия Федерациясе мәнфәгатьләрен саклауда күрсәткән батырлыгы өчен Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булган. Бүләкне 2024 елның 9 декабрендә Кремльдә Россия Президенты В. В. Путин тапшырган О. Терещенко. Именно они настоящая элита. tatarmir.ru, 02.01. 2025.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Батырлык өчен медале ― хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен II дәрәҗә кылычлы «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале Батырлык ордены 2024 ― Россия Федерациясе Герое

Шәхси тормышы Гаиләле. Балалары барЭльмира Нигъмәтҗан. Ижау егете - Россия Герое. «Татары России», 2025, №2. ― Стр.16―19..

Искәрмәләр

Әдәбият Герои Советского Союза, Герои Российской Федерации, полные кавалеры ордена Славы ― наши земляки. Ижевск: «Удмуртия», 2025. Мәкаләләр Эльмира Нигъмәтҗан. Ижау егете ― Россия Герое. «Татары России», 2025, №2. ― Стр.16―19.

Сылтамалар Герой Российской Федерации Акберов Ренат Мунирович. Герои страны

Төркем:РФ Каһарманнары Төркем:Сүриядә Русиянең хәрби чараларында катнашучылар Төркем:Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучылар Төркем:Сызрань ЮХАОУ тәмамлаучылар Төркем:Хәрби очучылар Төркем:Батырлык ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:«Батырлык өчен» медале (Россия) белән бүләкләнүчеләр