Марсель Мөсәвиров, Марсель Марат улы Мөсәвиров (Марсель Маратович Мусавиров; 1987 елның 12 августы, СССР, РСФСР, Башкортстан АССР, Октябрьский) ― драма актеры, радиода алып баручы, җырчы―шоумен. 2012―2020 елларда Туймазы дәүләт татар драма театрында эшләгән. 2020 елдан ― Чаллы дәүләт татар драма театры актеры. Илһам Шакиров турындагы «Илһам» фильмында баш рольдә уйныйРезеда Галикәева. Якташыбыз Илһам Шакиров ролендә. «Кызыл таң», 16.12.2025.
Тәрҗемәи хәле
1987 елның 12 августындаТанышу: Марсель Мөсәвиров. Чаллы театры Вконтакте, 27.07.2020 Башкортстан АССР Октябрьский шәһәрендә туган. Әтисенең туган авылы ― Шаран районы Ямадыбаш, әнисенең туган авылы ― Туймазы районы Карат авылы. Марсельгә дүрт яшь булганда гаиләсе Чаллыда яшәп алган. Әтисенә эш тә, фатир да биргән булганнар. Әнисе туган якларын бик сагынган, шунлыктан гаилә әтисенең туган авылы ― Шаран районы Ямадыбаш авылына кайтып урнашкан.
Беренче белеме буенча ― профессиональ җырчы: Октябрьски музыкаль училищесын (анда Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннар белән бергә укыган), З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе (2015 елдан институт) театр факультетының актерлык бүлеген тәмамлаган. Югары белем алгач, Казанга, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрына барган, алмаганнар. Камал театрына сәхнәдә декорацияләр куючы булып эшкә урнашкан. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев актерлык осталыгын күреп, спектакльләрдәге күмәк сәхнәләргә кертә башлаган.
Камал театрында эшләгәндә, Туймазы дәүләт татар драма театры җитәкчесе Фирзәт Габидуллин үзләренә чакырган. Марсель гаиләсе белән Туймазыга күчеп киткән. 8 ел Туймазы дәүләт татар драма театрында эшләгән. Туймазы театрына 2012 елда кабул ителгән һәм тиздән иң кирәкле һәм популяр артистларның берсенә әверелгән. Актерның сәхнә ягымлылыгына, иҗади осталыгына, сәнгати күзәтүчәнлегенә, хезмәт сөючәнлегенә һәм сизгерлегенә төрле рольләр хас булган. Театрда рольләре күп булган: Илгиз Зәйниев иҗат иткән «Әрем исе» спектаклендә ― Сәйяр, Шекспирның «Тискәрегә авызлык»та ― Люченцио, И. Абдуллинның «Тиле яшьлек» спектаклендә ― Хәниф, А. Коровкин язган «Түткиләр» пьесасында Ирек роле һ.б. Туймазыда театр артисты гына түгел, телевидение алып баручысы буларак та билгеле булганГөлназ Вәлиева. «Чаллы театрның киләчәге зур булачагына ышанам». «Сәхнә», 5.02.2021.
Туймазы театрында эшләгәндә үк җырлаган. Башкортстанның байтак районнарында концертлар белән булган. Беренче лазер тәлинкәсен яздырган. Үзе җырлап кына калмыйча, җыр сәнгатен үстерергә омтыла. «Моңнар кайтсын авылга» проекты башлап җибәргән булган. «Матур ТВ» телеканалында авылларда талантларны барлауга багышланган «Матур моң илендә» проекты ике еллап чыгып килгән.
Курсташы, 2020 елдан Чаллы дәүләт татар драма театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов чакыруы буенча Туймазыдан Чаллыга килгән. 2020 елдан – Чаллы дәүләт татар драма театрында эшлиЗөлфия Галим. Артист Марсель Мөсәвиров: «Театрдан тыш, умарта чире белән дә чирлим». Шәһри Чаллы, 24.09.2022.
Сәхнә сөйкемлелегенә ия актер. Җырлый (тавышы баритон) Марсель Мөсәвиров: «Эстрададагы иҗатым белән театрга хыянәт итмим». GongTV, 28.09.2022. Баштарак уңай геройларны уйнарга бирсәләр, соңгы вакытта тискәреләргә билгели башлаганнар.
«Күңел радиосы»нда «ТОР ШОУ» тапшыруын алып баручыларның (диджейларның) берсе «Тормышка юллама» – радио алып баручысы һөнәре. «Көмеш кыңгырау», 21.02.2023. «Ключ» яшьләр театрында да иҗат итә.
Рольләре Ридван (И. Зәйниев. «Туйга ничә көн кала…»), Таһир (З. Кадыйрова. «Язмыш сынавы»), Виталий (Ш. Идиатуллин. «Шәһәр. Нокта. Брежнев»), Тахау (Р. Сабиров. «Абага алмасы ачы була»), Фәйзулла (Ф. Бурнаш. «Яшь йөрәкләр»), Абдулла Акчурин (Т. Миңнуллин. «Без китәбез, сез каласыз»), Бригелла (К. Гольдони. «Ике хуҗаның хезмәтчесе»), Ак бүре (А. Әхмәтгалиева. «Чәчәк күлмәк»), Әбелхарис (К. Насыйри. «Әбүгалисина»), Марсель (М. Мөсәвиров. Мюзикл «Бик сагынсаң әгәр…»), Фатих Кәрим (Ф. Сафин. «Хәл бу ки… Фатих Кәрим»), Җәмил (Т. Миңнуллин. «Диләфрүзгә дүрт кияу»). Мөхәммәт Мәһдиев («Без – 41 ел балалары»), Шаһтимер («Ак калфак»), Хәбир (Т. Миңнуллин. «Сөяркә») һ.б. Мусавиров Марсель. Набережночелнинский татарский драмтеатр
Чаллы театрында үзенең музыкаль спектакльләрен куя башлаган. Иң элек «Бик сагынсаң әгәр…» мюзиклын иҗат иткән (вакыйгаларны уйлап табучы да, режиссер да үзе). Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаенннан «Өченче көн тоташ кар ява» спектакле дөнья күргән «Өченче көн тоташ кар ява» («Песня тоже воевала»). bileton.ru. Юл йөрү кагыйдәләре турында «Балабу» спектаклен куйган (А. Әхмәтгалиева әсәренә нигезләнеп). Фильмография Ай булмаса, йолдыз бар (врач) Илһам (Илһам Шакиров)
Илһам Шакиров роле «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән «Ватан 21» кинокомпаниясе төшерә торган 3 серияле «Илһам» нәфис фильмында (режиссерлар Олег Кондрашов, Рамил Гәрәев) баш рольне ― Илһам Шакировны уйныйЛяля Гайфутдинова. Артист из Челнов Марсель Мусавиров сыграет главную роль в сериале «Илhам». «Челнинские известия», 17.12.2025.Рузилә Мөхәммәтова. Телесериалда Илһам Шакиров ролен башкаручы Марсель Мөсәвиров: «Тышкы яктан аңа охшаталар». Интертат, 10.02.2025.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Чаллы татар театрында администратор. Марсель туган авылында умартачылык белән дә шөгыльләнәМиләүшә Галиуллина. Җырчы-артист Марсель Мөсәвиров. «Мәдәни Җомга», 20.02.2026, № 6 (1575). ― Б.6..
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Миләүшә Галиуллина. Җырчы-артист Марсель Мөсәвиров. «Мәдәни Җомга», 20.02.2026, № 6 (1575). ― Б.6.
Сылтамалар Мусавиров Марсель. Набережночелнинский татарский драмтеатр Марсель Мусавиров – лучшие треки 2026. Zvyki.com Официальная группа Марселя Мусавирова Вконтакте
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Башкортстан артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Шәхесләр:Туймазы театры Төркем:Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары Төркем:Октябрьски музыка укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Уфа сәнгать институтын тәмамлаучылар Төркем:Баритоннар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Илһам Шакиров