Людмила Борис кызы Крутакова (, 1958 елның 22 августында Казанда туган) — совет йөзүчесе. Ике тапкыр СССР чемпионы (1975, 1976). СССР спорт мастеры.

Биография Ул «Динамо» җәмгыяте (Харьков) флагы астында чыгыш ясый (1973—1976). Ул Н.Кожух белән шөгыльләнә.

Ул ирекле йөзү буенча махсуслашкан.

800 м ирекле стильдә йөзүдә СССР чемпионы (1975, 1976). 400 м ирекле стильдә (1974, 1976) һәм 800 м ирекле стильдә йһзү буенча (1973, 1974) СССР вице-чемпионы.

1974 елгы Европа чемпионаты һәм 1975 елда йөзү буенча дөнья чемпионаты катнашучысы. 800 м ирекле стильдә йөзү буенча Европа Кубогының көмеш призеры (1976).

400 һәм 800 м ирекле стильдә йөзүдә СССР рекордчысы. Бу рекордлар 1974 елда Венада узган Европа чемпионатында куелган, анда ул ике дистанциядә дә 5 нче урынны яулый.

Харьков дәүләт университетын тәмамлаган.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Спортивная Страна сайтында Людмила Борисовна Крутакова.

Төркем:Харьков университетын тәмамлаучылар Төркем:ССРБ спортчылары Төркем:Казанда туганнар Төркем:ССРБ халыкара класслы спорт осталары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1958 елда туганнар Төркем:22 август көнне туганнар