Әсма бинт Әбү Бәкер әл-Кураеш ( 595, Мәккәдә, хәзерге Согуд Гарәбстаны — 692, шунда ук) — беренче хәлиф, Мөхәммәт пәйгамбәрнең дусты Әбү Бәкер әс-Сиддикның кызы.
Биографиясе Әсма Мөхәммәт пәйгамбәрнең иң якын дусты Әбу Бәкер әс-Сиддикның кызы була. Аның әнисенең исеме Котайла бинт Габдел-Уза. Абдулла ибн Әбү Бәкер исемле энесе, Гайшә һәм Өммегөлсем исемле апалары, һәм тагын ике туганы - Габдрахман һәм Мөхәммәт була. Үги әнисе Өммүруман бинт Әмир исемле, тагын Әт-Туфайл ибн әл-Хариса әл-Азди исемле апасы була.
Әсманың әти-әнисе Мөхәммәт пәйгамбәр миссиясе башланганчы ук аерылган булалар. Әти-әнисе аерылышканнан соң, Әсма әтисе йортында калган. .
Әсма Ислам динен кабул итүчеләрнең беренчеләреннән була. Әсма Ибн Исхакның Әбү Бәкер чакыруы буенча Ислам динен кабул итүчеләр исемлегендә 15-нче урында тора. Мөхәммәт пәйгамбәр һәм Әбү Бәкер Мәдинәгә (Ясриб) күченгәч, Әсма аларга Сәур мәгарәсенә ризык алып килгән. Пәйгамбәр һәм Әбу Бәкер мәгарәдән чыккач, Әсма Мөхәммәд пәйгамбәрдән ике билбауга йөк бәйләгәне өчен Зату-Нитакайн (ике билбау иясе) титулын алган.
Мәдинәгә күченер алдыннан ул әз-Зүбәйр ибн әл-Әввамга кияүгә чыга, һәм ире күченгәннән соң берничә айдан соң аның янына Мәдинәгә килә. Алар Мәдинәдә бик начар яшиләр. Әбү Бәкер аларга кол биргәннән соң, Әсма Бу мине азат итүгә тиң иде", - ди.
Беркөнне Әсманың әнисе Котайла бинт Габдел-Уза Мәдинәгә кызын күрергә килгән. Әсма аны эчкә керткән һәм әнисе Гайшә сеңлесен Мөхәммәткә киңәш сорап җибәргәннән соң гына аның бүләкләрен кабул иткән. Мөхәммәт пәйгамбәр Әсмага әнисенә кунакчыллык күрсәтергә киңәш иткән, чөнки Котайла беркайчан да мөселманнарга дошманлык күрсәтмәгән. Тәфсирчеләр Коръәннең "Әл-Мүмтәхәнә" сүрәсенең 8-нче һәм 9-нчы аятьләре, нәкъ менә шул уңайдан җибәрелгән дип саныйлар.
Оригиналь текст (гар.):
Әсма һәм әз-Зүбәйрнең 8 баласы булган:
Абдуллаһ ибн әз-Зүбәйр - һиҗрәттән соң Мәдинәдә беренче мөселман булган. Әл-Мүнзир ибн әз-Зүбәйр, Гәсим, Әл-Мөҗәһир, Хәтиҗә, Өммүлхәсән, Гайшә, Урва ибн әз-Зөбәер
Әз-Зүбәйр "көнчеләрнең көнчесе" булганга, Әсманың никахы бәхетсез булган. Мәдинәдә ул тагын өч хатын-кызга өйләнгән. Беркөнне Әсма әтисенә иренең рәхимсезлеге турында сөйләгән, ләкин Әбү Бәкер аңа киңәш биргән: "Кызым, сабыр ит. Әгәр хатынның хак ире булса һәм ул башка иргә кияүгә чыкмаса, хәтта ул үлсә дә, алар җәннәттә очрашачаклар".Cited in Dashti, A. Bist O Seh Sal. Translated by Bagley, F. R. C. (1994). Twenty Three Years: A Study of the Prophetic Career of Mohammad, «Women in Islam». Costa Mesa, California: Mazda Publishers from Tabari’s Tahthib al-Athar and Zamakhshari’s Al-Kashshaaf. Әз-Зүбәйрнең Өммүгөлсем бинт Укба исемле хатыны да булган. Берничә ай никахтан соң, ул аларның аерылышулары турында үтенгән. Әз-Зүбәйр ахыр чиктә Әсмадан аерылган .
Әсма Ярмук сугышында катнашкан (636) Islamic Conquest of Syria: A translation of Fatuhusham by al-Imam al-Waqidi Translated by Mawlana Sulayman al-Kindi Pages 325, 331—334, 343—344, 352—353
Искәрмәләр
Төркем:Мәккәдә туганнар Төркем:Ислам