Хе́дда Хо́ппер ( (1885 елның 2 мае — 1966 елның 1 феврале) — Америка актрисасы һәм югары сыйныф вәкилләре тормышын күзәтүче, алар турында гайбәт язучысы журналист.
Хедда Хоппер озак еллар төп голливуд хроникеры була. Аның абруе шулкадәр югары булган ки, күп кенә йолдызлар аңа үз тарихларын, азмы-күпме җәлеп итүчән кыяфәттә чыксыннар өчен, үзләре сөйләргә тырыша. Ул әхлакый кагыйдәләргә игътибар итмичә, данга һәм танылуга омтыла.
Биографиясе
Яшьлеге Хедда Хоппер, тугандагы исеме Эльда Ферри, ( 1885 елның 2 маенда Пенсильвания штатының Холлидейсбург шәһәрендә немец анабаптист гаиләсендә туган. Аңа өч яшь тулгач, әти-әнисе җиде бала белән, якындагы Алтуна шәһәренә күченгән. Анда Элда Фурриның әтисе ит кибете тоткан. Олыгайгач, Ферри әти-әнисенең өеннән китеп, Нью-Йорк шәһәренә күченә һәм Бродвейда хорда жырчы булып эшли башлый. Бу эш аңа бернинди дә уңыш китерми, һәм аннан соң Бродвейда үзен күрсәтергә омтылышлары да уңышсыз була. Мәсәлән, Флоренс Зигфельд аны «килбәтсез сыер» дип атый һәм үзенең популяр тамашасында рольгә үтенечләрен кире кага. Берничә ел йөргәннән соң, Ферри ДеВольф Хопперның театр труппасына кушыла ала, аннары ул хор жырчысы һәм дублёр буларак Америка Кушма Штатлары буйлап гастрольләрдә була. Вакыт узу белән үз һөнәрләренең аңа дан казанырга ярдәм итмәячәген һәм төп составка кушылу бу дилеммадан чыгуның бердәнбер юлы икәнен аңлый. Тиздән ул «Авыл егете» спектаклендә төп рольне сорап ала, ул аны берничә ай дәвамында күп штатларда уңышлы башкара.
Театр труппасында алга китүенә аның режиссёры ДеВольф Хоппер белән мөнәсәбәтләр башлануы да ярдәм итә, аңа 1913 елда кияүгә чыгып, Эльда Хоппер булып китә. Хопперның алдагы дүрт хатыны Элла, Ида, Эдна һәм Нелли исемле булган, алар Эльда исеме белән аваздаш һәм шуның белән ул моңа бөтенләй риза булмый. Эльда үз исемен үзгәртергә карар кылган һәм нумеролог белән киңәшләшкәннән соң, Хедданы сайлаган. 1915 елда парның уллары Уильям Хоппер туа, ул соңрак актёр була.
Карьерасы
1916 елда Хедда Хоппер үзенең кинодагы дебютын «Йөрәкләр сугышы» («Битва сердец») дип аталган тавышсыз фильмда ясый. Киләсе унике ел эчендә ул 120 дән артык фильмда төшә, күбесенчә социаль рольләрдә уйный. 1930 еллар уртасында кино карьерасы төшкәч, Хоппер яңа керем чыганаклары эзләргә карар кыла, чөнки ул бу вакытка иреннән аерылган була. 1937 елда аңа югары аристократик жәмгыять журналисы сыйфатында карьера башларга һәм гайбәт язучысы эш белән шөгыльләнергә тәкъдим ителә. Ул һәр вакыт оста итеп гайбәт җыйган.
Аның «Хедда Хопперның Голливуды» дигән мәкаләсе беренче тапкыр 1938 елның 14 февралендә Los Angeles Times газетасында чыгаHedda Hopper Timeline . Бу яңа һөнәр Хопперга зур уңыш һәм популярлык китерә. Үзен актриса буларак күрсәтергә тырышканда ул моңа ирешә алмаган.
Хопперның Голливуд гайбәтләре дөньясына керүе 1938 елга кадәр «Голливуд патшабикәсе» дигән бәхәссез титулга ия булган тагын бер гайбәт язучысы Луэлла Парсонс белән озак дәвам иткән низагның башлангычы була. Алар 1920 елларда дуслар була, һәм Хоппер еш кына Нью-Йоркта эшләгән Парсонска Голливуд йолдызлары турында гайбәт җиткерә. Аларның бер-берсенә карата ярсыулы саркастик фикерләре белән сугарылган көндәшлеге Хопперның үлеменә кадәр төрле дәрәҗәдәге уңыш белән дәвам итә.
Хедда Хоппер җәмәгатьчелек алдына чыккан саен, ул төрле баш киемнәре белән игътибарны җәлеп итә, ул халыкның зур җанатары була. Аның баш киемнәренә булган мәхәббәте хәтта 1946 елгы «Hollywood Breakfast» фильмында да чагылыш таба, анда «A Hat for Hedda Hopper» . «Хедда Хоппер өчен баш киеме» җыры яңгырый). Хоппер шулай ук үзе теләгән интервьюны башкалардан алдарак танылган шәхестән алуы белән дә дан казана (кайчакта аны Парсонс узып китә) һәм үз колонкасында аның турында начар сөйләгәннәргә рәхимсез һөҗүм итүе белән дә билгеле булган. Имеш-мимешләргә караганда, "Уңышның татлы исе («Сладкий запах успеха») фильмында Берт Ланкастер уйнаган уйдырма күзәтүче образы Джей Хансекер Хедда Хоппердан илһам алган.
Тәнкыйть Хедда Хопперны еш кына кино йолдызларына, бигрәк тә маккартизм чорында (1940 нчы еллар ахырыннан 1957 елга кадәр чорда яшәгән АКШ та иҗтимагый хәрәкәт), агрессив һөҗүмнәре өчен тәнкыйтьлиләр. .1940нчы елларда аның тарафыннан эзәрлекләүләргә сул сәяси карашлары өчен Чарли Чаплин дучар була, бу күп очракта Чаплинның Швейцариягә мәҗбүри эмиграциясенә йогынты ясый. Хоппер шулай ук үз мәкаләсендә Голливудтагы гейларны фаш итәргә тырыша: ул Кэри Грант һәм Рэндольф Скоттның мәхәббәт маҗаралары турында яза, ләкин Грант ул вакытта шулкадәр популяр була, гей лейблы аңа беркайчан да ябышми. Шулай ук Стюарт Грейнжер һәм Майкл Уайлдинг арасындагы мөнәсәбәтләр турында да яза, соңгысы Хопперны яла ягу өчен судка бирә һәм җиңә Хоппер шулай ук актриса Сейза Питтсны да тәнкыйтьли. Хоппер аны бурсыкка охшаш, һәм шулай ук мондый йөз белән аның кино карьерасы алга китмәве гаҗәп түгел дип яза.
Мондый гайбәтләр кайвакыт чикләрне узып китә, һәм күп йолдызлар еш кына аларга каты җавап бирәләр. Кэтрин Хепберн белән Спенсер Трейси арасындагы мөнәсәбәтләр турында гайбәт бастырылганнан соң, Лос-Анджелес клубында очрашканда, соңгысы Хоппергә типкән . Хоппер Джозеф Коттен белән Дианна Дурбин арасындагы никахтан тыш мөнәсәбәтләр турындагы мәкаләсен бастырып чыгарганнан соң, Коттен журналистканы социаль чараларның берсендә сагалап тора һәм Хелда утырырга тиешле урындыкны тартып ала. Джоан Фонтейн Хопперга Валентин көненә бүләк итеп «Мин синең исеңне сизәм» дигән язу белән бер сасы көзән җибәргән.
Радио, телевидение, кинола 1939 елда Хоппер үзенең радиотапшыруын башлап җибәрә, ул берничә радиостанциядә эфирга чыгып, 1947 елга кадәр уңышлы гына дәвам итә.. Соңрак аның CBS каналында эфирга чыккан телевизион тапшыруы була. Шул ук вакытта Хедда Хоппер вакыт-вакыт экраннарда актриса буларак күренә башлый. Ул «Хатын-кызлар» (1939), «Җилне мирас итеп алу» (1942) фильмнарында рольләр башкара, шулай ук Билли Уайлдерның мәшһүр «Бульвар Сансет» фильмында да үзен уйный, анда ул Норма Десмонд йортында булган үтерүне яктырта. Хедда Хоппер ике автобиография яза: «Шляпа астыннан» (1952) һәм «Бөтен хакыйкать һәм бернәрсә дә юк» («Вся правда и ничего кроме») (1962).
Үлеме Хедда Хоппер 1966 елның 1 февралендә, 80 яшендә, икеләтә пневмониядән вафат булганчы, гайбәтчеләр колонкасы журналисы буларак актив була Ул балачагы үткән Пенсильвания штатының Алтуна шәһәрендә җирләнә . Аның кино индустриясенә керткән өлеше Голливуд Дан аллеясында йолдыз белән бәяләнә.
1985 елда Хедда Хоппер һәм Луэлла Парсонс арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне сурәтләүче «Могҗизалар илендәге интрига» телевизион фильмы төшерелә. Хоппер ролен Джейн Александр уйный, ул бу роле өчен «Эмми» премиясенә номинацияләнә. Персонаж Хедда Хоппер шулай ук «Лиз: Тарих Элизабет Тейлор» (1995) телефильмында Катерин Хелмонд башкаруында, Хелен Миррен башкаруында «Трамбо» (2015) фильмында һәм Джуди Дэвис башкаруында «Вражда» сериалында күренә.
Әдәбият Фрост, Дженнифер. «Хедда Хоппер, Голливуд гайбәтләре һәм кинода раса чагылышы сәясәте, 1946—1948», Африка Америка тарихы журналы, 93 (2008 елның кышы), 36-63.
Искәрмәләр
Төркем:АКШ кинематографы актрисалары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:АКШ телевидение актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1966 елда вафатлар Төркем:1 февраль көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1885 елда туганнар Төркем:2 май көнне туганнар