Худа Шаарави (1879 елның 23 июне – 1947 елның 12 декабре) – Мисыр милләтчесе, хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче, Мисыр хатын-кызлары берлеге һәм Гарәп феминистлар берлегенә нигез салучы.
Биография Ул Эль-Минья губернаторлыгында бай гаиләдә туган. Ул Мисыр Вәкилләр Шурасының беренче президенты Мөхәммәд Солтанның өченче кызы була. Шаарави бөтен балачагын һәм үсмер чагын гаремда үткәргән. 13 яшендә Худа үзенең туганы Али Паша Шааравига кияүгә чыга. Маргарет Бардан сүзләренчә, "иреннән соң аерылу аңа белем алу өчен вакыт биргән һәм шулай ук көтелмәгән бәйсезлек тәмен татып караган". Шаарави Каһирәдә белем алган. Аңа Коръән һәм башка берничә фән өйрәтелгән, шулай ук госманлы һәм гарәп телләрендә укытылган. Ул чор законнары буенча, аңа бары тик хатын-кызлар гына белем биргән. Бу чорда Шаарави гарәп һәм француз телләрендә шигырьләр яза башлаган. Соңрак Худа Шаарави үзенең башлангыч чоры турында истәлекләр китабы язган, ул инглиз теленә тәрҗемә ителгән.
Эшчәнлек Ул вакытта Мисырдагы барлык хатын-кызлар да йортның аерым өлешендә, ягъни гаремда яшәгәннәр. Аларны шулай ук хиҗаб кияргә мәҗбүр иткәннәр. Худа хатын-кызлар хокукларына карата бу чикләүләр белән килешмәгән һәм хатын-кызлар өчен үз хокуклары турында лекцияләр оештырган. Шааравиның лекцияләре күп хатын-кызларны үзенә җәлеп иткән. Ул шулай ук кайбер хатын-кызларны мохтаҗ хатын-кызларга ярдәм итүгә юнәлтелгән хәйрия фонды булдыру өчен акча бирергә күндерә алган. 1910 елда Шаарави кызлар өчен мәктәп булдыруга ирешкән, ул гамәли күнекмәләргә (мәсәлән, акушерлык) караганда күбрәк академик фәннәргә юнәлтелгән була.
Мисыр Британия хакимлеге астына кергәч, күп кенә Мисыр хатын-кызлары Британия хөкүмәтенә каршы протестларда катнашалар. 1919 елның мартында Шаарави Сафия Заглул белән бергә Британия империясеннән бәйсезлек таләп иткән 500 хатын-кыз катнашкан иң зур хатын-кызлар демонстрациясен оештыра, бу хәзерге Мисыр тарихындагы беренче хатын-кызлар демонстрациясе була. Британия түрәләренең таралырга боерыгына карамастан, хатын-кызлар өч сәгать дәвамында эссе кояш астында протест белдерделәр.
1922 елда ире үлгәннән соң, Худа Шаарави Мисырда хатын-кызларның традицион рәвештә йөзләрен каплаган пәрдә киюдән туктарга карар кыла. Шааравиның карары Мисырда хатын-кызлар хокуклары хәрәкәтенең үсүе контекстында кабул ителә һәм Франциядә туган Мисыр активисты Эжени Ле Брюн йогынтысында була. Шул ук вакытта, Мелек Хифни Насиф кебек башка хатын-кызлар хокуклары активистлары Шааравиның карарын хөкем итәләр. 1923 елда Худа Шаарави Мисыр Хатын-кызлар Берлегенә нигез сала һәм аның беренче президенты була. Шул ук елны, Римда узган Халыкара Суфражистлар Альянсы конференциясеннән кайткач, Худа Шаарави һәм Саиза Нәбарави тимер юл вокзалында пәрдәләрен ачыктан-ачык салалар.
1925 елда Шаарави хатын-кызларның хокукларын яклаган «L'Égyptienne» журналын чыгаруны оештыра.
Искәрмәләр
Төркем:Мисыр сәясәтчеләре Төркем:1947 елда вафатлар Төркем:12 декабрь көнне вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1879 елда туганнар Төркем:23 июнь көнне туганнар