Свердловск татар-башкорт педагогия укуханәсе— Екатеринбург (элеккеге Свердловск) шәһәрендә урнашкан уку йорты. 1919—1940 елларда эшләгән.
Тарих
1919 елда Екатеринбургда Мөселман педагогия техникумы буларак нигезләнгән.http://www.idmedina.ru/books/materials/faizhanov/6/oldman.htm 1924-1925 елларда — Свердловск политехникумының өлеше, 1925-1926 елларда — берләштерелгән рус һәм татар-башкорт педтехникумының өлеше. 1926 елдан — мөстәкыйль уку йорты. 1926-193? елларда директоры — Шиһабетдин Гобәйдуллин. Аңардан соң — Енгалычев. 1938 елның 14 гыйнварында Свердловскиның Ленин районы райкомы карары белән училищеның барлык коммунистлары ВКП(б) составыннан куылалар. Алар исәбендә — шул чор директоры Сабир Имайкин. Гобәйдуллин белән Енгалычев ул вакытта инде кулган алынган була.
1939 елның көзендә педтехникумга 1 нче курсны җыймыйлар. 1940 елда Свердловск татар-башкорт педагогия училищесы Свердловск педагогия училищесының татар-башкорт факультетына үзгәртеп корыла, ә инде 1941 елда ул да ябыла. Укуны дәвам итәргә теләүчеләр Пермьгә күчерелгәннәр.
Юкка чыккан милли кадрлар әзерләү уку йортлары Жёлтое татар-башкорт педагогика училищесы Пермь татар-башкорт педагогия техникумы Бәләбәй татар-башкорт педагогика техникумы Свердловск татар-башкорт педагогия училищесы Самар татар-башкорт педагогия училищесы Ырынбур башкорт педагогия техникумы
Искәрмәләр
Чыганаклар Свердловский татаро-башкирский педагогический техникум. 1919-1929 Свердловский татаро-башкирский педагогический техникум. 1929-1937 Свердловский татаро-башкирский педагогический техникум. 1937-1941
Төркем:Педагогика көллиятләре