Роза Хәйруллина (Роза Вәкил кызы Хәйруллина) – театрда уйнаучы һәм кинода төшүче артистка. Татарстан АССРның (1987) һәм Россия Федерациясенең (2012) атказанган артисты. Россиянең К. С. Станиславский исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1992).
Тәрҗемәи хәле 1961 елның 12 сентябрендә Красноярск крае Норильск шәһәренең Таёжный бистәсендә туган. Себергә сөрелгән күмәк хуҗалык рәисенең оныгы. 1973 елда, Казанга кайтырга рөхсәт булмау сәбәпле, гаиләсе белән Татарстанның Яшел Үзән шәһәренә күчеп кайта. Өченче класста укыганда ук Евгений Клейманның театр түгәрәгенә йөри һәм артист булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесының татар бүлегенә укырга керә.
Иҗаты Казан театр училищесының икенче курсыннан Камал театрында спектакльләрдә уйный башлый. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, Камал театрында эшләү белән беррәттән, Казан ТЮЗында да эшли башлый. Башта режиссёр Леонид Верзуб белән, ул Австралиягә киткәч, Борис Цейтлин белән эшли. «Дракон» спектаклендә сәркатип кызны, «Гайсәнең анасы» (В. Володин әсәре) спектаклендә төп рольне, «Иртәнге күктә йолдызлар»да фахишә Марияны уйный.
1992 елда Б. Васильевның «Кич тә булды, иртә дә булды» () романы буенча куелган «Туздыру» () спектаклендә Роза Треф ролендә уйнаган өчен РФ дәүләт премиясе бирелә (театр режиссеры Борис Цейтлин, рәссам Мария Рыбасова белән берлектә). Указ Президента РФ от 25.12.1992 № 1637
1996 елның гыйнварында чыккан янгыннан соң Казан ТЮЗы артистлары төрле сәхнәләрдә уйнарга мәҗбүр була, мәсәлән, Р. Хәйруллина Чиләбе ТЮЗында уйный. 1997 елда Самар шәһәренең «СамАРТ» театры режиссеры А.Я. Шапиро чакыруы буенча Р. Хәйруллина Самар театрына күчә һәм анда баш рольләрдә уйный башлый.
2009 елдан «Табакерка» театрында (Олег Табаковның Театр-студиясе, Мәскәү) классиканы: Шекспир, Уильямс, Горький, Толстой, Брехтны уйный.http://www.tabakov.ru/artists/khairullina Луиза Хөснетдинова белән бер труппада уйный.
Санкт-Петербургда «Ленсовет исемендәге театр»да, «Комедиант приюты» театрында уйный.
Рольләре Камал театрында «Ярлы кешеләр» (, Ф. Достоевский) — Варенька, «Пыяла киек йорты» (, Т. Уильямс) — Лаура, «Җәйге төндәге йокы» (, У. Шекспир). Казан яшь тамашачы театрында 1988 — «Дракон» Е. Шварц (реж. Б. Цейтлин) — Сәркатип 1988 — «Иртәнге күктә йолдызлар» (, А. Галин) (реж. Б. Цейтлин) — Мария 1989 — «Гайсәнең анасы» (, А. Володин) (реж. Б. Цейтлин) — Мария 1990 — «Туздыру» (, («Кич тә булды, иртә дә булды» (, Б. Васильев) (реж. Б. Цейтлин) — Роза Треф 1991 — «Пан кызы» («Җеннәр оясы») Н. Садур (реж. Б. Цейтлин) — Пан кызы 1991 — «Сычуаньнан изге күңелле кеше» Б. Брехт (реж. Б. Цейтлин) — Ян ханым 1992 — «Буйсынмас рух» Н. Коуард (реж. Б. Цейтлин) 1994 — «Давыл» У. Шекспир (реж. Б. Цейтлин) — Кызыл Ариэль 1998 — «Неточка» Ф. Достоевский, («Амстелдагы йорт» театры белән берлектә, Амстердам (реж. Б. Цейтлин) — Неточка Незванованың әнисе «СамАрт» театрында «Тормыш төбендә» (, М. Горький) - Настя, «Аю» (, А.П. Чехов) - Попова, «Юбилей» А.П. Чехов - Мерчуткина, «Вакула тимерче рәсемнәре, яки Диканькага якын хутордагы кичләр» (, Н.В. Гоголь) - Солоха, «Буратиноның ахмаклар илендәге маҗаралары» (, А.Н. Толстой) - Буратино, «Кураж анакай» Б. Брехт - Кураж, «Василий Теркин» А. Твардовский - Үлем, «Кем ат булып кешни белә?» (, А. Болотов) -Җыештыручы, «Миледи төшләре» (, Ю. Волков) - Миледи, «Бәхетле Һанс» (, М. Бартенев) - Ана каз, «Пеппи Озыноекбаш яки Кукарямба» (, А. Линдгрен) - Пеппи. Табакеркада 2009 — «Олеся» А. Куприн — Мануйлиха 2009 — «Бүреләр һәм сарыклар» (, А. Островский) — Мурзавецкая 2010 — «Өйләнү» (, Н. Гоголь) — Арина Пантелеймоновна 2010 — «Wonderland-80» C. Довлатов, Л. Кэрролл — беренче укытучым 2011 — «Шайтан» (, Л. Толстой) — Анненская 2012 — «Мин тумаган ел» (, В. Розов) — Губанова 2014 — «Акчарлак.Яңа фараз» (, А. Чехов) — Заречная 2014 — «Таудагы Йеппе» (, Л. Хольберг) — Нилле Фильмография Күп кенә нәфис фильмнарда төшә: «Иван Грозный» (2009), «Суходол» (2011), «Орда» (2012),imdb.com сайтында «Корбан-роман» (2013) һ.б. 2023 ― «Ядәч! Истә!» (режиссер Байбулат Батуллин) ― Суфия әби (төп рольләрнең берсе). Кызыклы факт Чулпан Хаматова: «Урамнан барганда юрадым, әгәр дә хәзер ТЮЗ ишегеннән Роза Хәйруллина чыкканын күрәм икән, артист булачакмын, дип. Һәм ул чыкты...безнең заманның даһи артисты».Казан -минем булмышым
Бүләкләре
2005-2006 еллар сезонындагы уйнаган рольләре өчен К.С. Станиславский премиясе ала. 2012 елда XXXIV Мәскәү халыкара кинофестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз ролендә уйнаучы» дип таныла (А.Прошкинның «Орда» фильмындагы Тайдула ханбикә роле өчен) һәм «Көмеш Георгий» призына ия була.http://www.moscowfilmfestival.ru/miff36/archives/ Шул ук роль өчен 2013 елда Россия кинематография сәнгате академиясенең «Ника» премиясен ала.
Искәрмәләр
Чыганаклар 1. В. Иванов. Иллюзорный мир Розы Хайруллиной. Звезда Поволжья, 2009, № 16.
2. Ч. Хаматова. Казань - это то, что я есть. «Казанские ведомости», 2005, № 164.
Сылтамалар
«СамАРТ» рәсми сайты Мин совет заманының бер тәңкәсе
Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:ТАССР атказанган артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Россия дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар