Диләрә Ваһапова, Диләрә Зөфәр кызы Ваһапова (1985 елның 14 сентябре, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — татар җырчысы, җырлар авторы, «Мураками» рок-төркеменең җитәкчесе. Татарстанның атказанган артисты (2020).
Тәрҗемәи хәле 1985 елда Ленинград шәһәрендә дөньяга килә, соңрак Казанга күчә.
Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлый.
2004 елда «Халык артисты-2» телевизион проектында катнаша.
2004 елда «Мураками» рок-төркеменә керә һәм аны җитәкли. Төркем Сергей Безруков төшергән «Реаль әкият» фильмына музыка яза, 2010 елда «Яңа дулкын» фестивалендә катнаша.
Танылган җырлары - "Урал турында", "Нуль километры", "Әкият".
2014 елда "Тавыш" (Голос) дигән телевизион проектта катнаша.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 — Татарстанның атказанган артистыРузилә Мөхәммәтова. Татарстанның атказанган артисты исеме «Мураками» төркеме солисты Диләрә Ваһаповага бирелде. Татар-информ МА, 30.01.2020.
Искәрмәләр
Сылтамалар
murakamiband - рәсми сәхифә "Мин солдат", "Тавыш" ярышында татарча-русча җыр
Моны да карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаучылар