Динис Бүләков (Динис Мөдәрис улы Бүләков, ) – язучы. Г. Сәләм премиясе (1980), Салават Юлаев премиясе (1993) лауреаты. БР язучылар берлеге рәисе.
Тәрҗемәи хәле 1944 елның 18 маенда БАССР Мәләвез районы Арслан авылында туган. Воскресенский урта мәктәбен , Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын (1964), Мәскәүдә әдәбият институтын (1974) тәмамлый. 1964-1965 елларда Бәләбәй районы «Җиңү байрагы» газетасында эшли. 1965-1968 елларда хәрби хезмәттә. «Совет Башкортстаны» газетасында, «Агыйдел» журналында әдәби хезмәткәр, «Пионер» урналының баш мөхәррире була. 1986 елдан радио һәм телевидение комитеты рәисе. 1986-1990 – БР журналистлар берлеге рәисе. 1988-1995 – БАССР (БР) язучылар берлеге рәисе.
Иҗаты
Урта мәктәптә, техникумда укыганда ук әдәбият белән кызыксына, шигырьләрен республика матбугатында бастыра. Беренче хикәяләр җыентыгы «Кояш ярчыгы» 1971 елда нәшер ителә. «Авылымның ак өйләре» (1973), «Сары сандугач баласы» (1975), «Акбүз алышка чыга» (1977), «Кыңгырау чәчәк» (1979) повестьларында мавыктыргыч образлар тудыра. «Упкын читендә бию» (1981), «Кыерчык ай» (1983), «Чаган яфрак яңарта» (1985), «Шарлавык» (1987), «Килмешәк» (1988) повесть-романнары белән сәләтле прозаик икәнен раслый. «Гомер бер генә» (1994), «Туздырылган тәмуг» (1996) романнары рухи дөнья проблемасын калку күтәрә. «Төнге оҗмах» (1994) пьесасын язды. Балалар өчен әсәрләре бар. Башкорт белешмәлеге
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Г. Сәләм премиясе (1980) – «Иң озын төн» (1978), «Кыңгырау чәчәк»(1979) китаплары өчен. Салават Юлаев премиясе (1993) – «Гомер бер генә» (1993) романы өчен. РБ атказанган мәдәният хезмәткәре (1992) Ф. Кәрим премиясе (1999) ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)
Хәтер Мәләвездә, Сибайда урамнар язучының исеме белән аталган.
Әдәбият Д. Бүләков. Әсәрләр. 2 томда. Уфа, 2001-2004..
Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре башка чыганаклар БР әдәби картасы
башкорт белешмәлеге .
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар Төркем:Г. Сәләм премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Язучылар берлеге рәисләре Төркем:Журналистлар берлеге рәисләре Төркем:Журналистлар Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре