Геннадий Юмарт (псевдоним, чын исеме Геннадий Фёдор улы Трофимов, ) – шагыйрь, әдәбият галиме. ЧАССР дәүләт премиясе лауреаты (1988), ЧАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988).

Тәрҗемәи хәле 1938 елның 5 маенда ЧАССР Кызыл Армия районы Арткы Карыки авылында туган. Чабаксарда педагогия институтын (1961) тәмамлый. 1961-1965 елларда Самара өлкәсе Исаклы районы мәктәпләрендә укыта. 1965-1970 елларда Чабаксарда китап нәшриятында , 1970-2000, 2004-2009 елларда фәнни-тикшеренү институтында, 2001-2006 елларда Чабаксарда дәүләт университетында эшли.Чуаш белешмәлеге

Иҗаты

Беренче шигыре республика газетасы «Коммунизм ялавĕ» (Коммунизм байрагы) газетасында дөнья күрә. «Ялав» (Байрак), «Тăван Атăл» (Туган Идел) журналларында, «Çамрăк коммунист» (Яшь коммунист), «Тантăш» газеталарында әсәрләре басыла. Беренче шигырьләр җыентыгы - «Тивĕç» (Бурыч) (1961). «Курак тăманĕ» (Карга бураны) (1971), «Керменкке» (Теремкәй) (1979), «Нарспи дуслары» (1980), «Тĕрек» (Терәк) (1983), «Кĕмĕл алтăр» (Көмеш чүмеч) (1988), «Туган оя. Сайланмалар» (1989), «Авалхи хавал» (Борынгы рух) (2001), «Халал сăввисем» (Багышлаулар) (2004), «Асаттесем» (Ата-бабалар) (2006), «Чăваш литератури» (Чуаш әдәбияты) (2007), «Суйласа илнисем» (Сайланма әсәрләр) (2010) һ.б. китаплары чыкты.

Тәрҗемә Тәрҗемәче буларак, рус, татар, украин, литва, маҗар язучыларының әсәрләрен, А.Блок, С.Есенин, А. Барто, К. Чуковский шигырьләрен туган теленә тәрҗемә итә. Г. Юмартның үз шигырьләре татар, латыш, болгар, итальян телләренә тәрҗемә ителгәннәр.

Әдәбият гыйлеме В. Митта, И.Е.Тхти, М.Сеспель, К. Иванов иҗаты буенча фәнни хезмәтләрдән җыентыклар төзеп бастыра. «Чуаш балалар әдәбияты» хрестоматиясен, «Чăваш юмахĕсем» (Чуаш әкиятләре) китабын нәшер итә. Чуаш халык авыз иҗаты буенча 6 томлыкны (1973-1987) төзүдә катнаша. 37 китабы, 100 тәрҗемә әсәре, 200 фәнни хезмәте бар.Чуашстан дәүләт китап пулаты мәгълүматы

Бүләкләре, мактаулы исемнәре К. Иванов исемендәге дәүләт премиясе (1988) – «Чуаш халык авыз иҗаты» алты томлыгы (1973-1987) өчен (автордаш). ЧАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988) ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1985)

Әдәбият П. Афанасьев. Юмарт (Трофимов) Геннадий Федорович (китапта: П. Афанасьев. Писатели Чувашии) – Чабаксар, 2006. В.Г. Родионов. Юмарт (Трофимов) Геннадий Федорович (китапта: В.Г. Родионов. Чувашская энциклопедия. – Чабаксар, 2011. Сылтамалар Чуашстан китап пулаты Чуаш электрон белешмәлеге

Искәрмәләр

Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Русия язучылары Төркем:Чуашстан язучылары Төркем:Чуаш шагыйрьләре Төркем:Тәрҗемәчеләр Төркем:Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Чуаш Республикасының Константин Иванов исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Чуаш дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Мөгаллимнәр