Мәүлит Ямалетдин, тулы исеме Мәүлитбай Байгилде улы Ямалетдинов (, 1947 елның 5 марты, ССРБ, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Аслай — 2020 елның 8 ноябре, РФ, БР, Учалы районы, Бурангул) – язучы, шагыйрь, курайчы, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).
Тәрҗемәи хәле 1947 елның 5 мартында БАССР Учалы районы Аслай авылында туган. Казаккол сигезьеллык мәктәбен, Уфада музыка-педагогия училищесын (1968), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1987), Уфада дәүләт университетын (2001, экстерн) тәмамлый. Совет Армиясендә хезмәт итә. Баймак, Сибай интернат-мәктәпләрендә, Учалы районы Уральск мәктәбендә музыка укытучысы, директор булып эшли. «Ватандаш» журналында баш мөхәррир урынбасары (1996), «Агыйдел» журналында (2000-2003) проза бүлеге мөдире. БР Корылтае-Дәүләт шурасында (1997-2001) эшли. Учалы язучылар оешмасы җаваплы сәркатибе (1996-1998, 2005-2008)
Иҗаты М. Ямалетдинов - 10 шигырь һәм проза китабы авторы. Иҗаты «Яшь көчләр» әлманахы битләрендә башлана. «Ирәмәл» (1978), «Таң йолдызы» (1980), «Ай кызы» (1981), «Һомай кош» (1988). «Ызан» (2003) исемле шигырь, балалар өчен «Кот» (1995) китаплары нәшер ителгән. 1921 елгы ачлык турында «Соңгы йот» (1987), Муса Мортазинга багышланган «Котылу юлкайларын тапмадым» (1991) повестьларын, Кобагыш-чәчәнгә багышланган «Куласа» (2006) романын язды. Коръәннән 50 сурәне, Анна Ахматова, Сергей Есенин, В.М. Шукшин әсәрләрен тәрҗемә итте. «Төнлә мөмкин» (Ночью можно) нәфис фильмында (реж. Айчуак Юмагулов) баш рольдә уйнады (2004). «Ирәмәл» милли үзәге җитәкчесе (1990-1991)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Муса Мортазин премиясе (Учалы районы) (1991) Фатих Кәрим премиясе (Бишбүләк районы) (2007) Рәмзилә Хисаметдинова премиясе (Учалы районы) (2009) БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993) Төрки илләр шигъриятенең II халыкара фестивале лауреаты (Алматы)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1983).
2020 елның 8 ноябрендә 73 яшендә Учалы районы Бурангул авылында вафат Ушел из жизни известный башкирский писатель, сэсэн, журналист Маулит Ямалетдин. ИА «Башинформ», 8.11.2020 Башкорт шагыйре, Фатих Кәрим премиясе лауреаты Мәүлет Җамалетдин вафат булган. Татар-информ, 8.11.2020.
Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988
Сылтамалар Китап-Уфа сайты Башкортстан (белешмәлек) БР мәдәни тормышы
Искәрмәләр
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Муса Мортазин премиясе лауреатлары Төркем:Фатих Кәрим премиясе лауреатлары Төркем:Рәмзилә Хисаметдинова премиясе лауреатлары