Фәрит Хөснуллин (Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин) – Татарстанның Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесе (2014 елның декабреннан). ТР I класслы дәүләт киңәшчесе чинында (2003).
Тәрҗемәи хәле 1963 елның 12 мартында ТАССР Сарман районы Сарман авылында туган. Әтисе – М.Ф.Хөснуллин – күмәк хуҗалык рәисе, ТАССР атказанган агрономы. «Инженер-механик» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1985). 1986-1987 елларда хәрби хезмәт үтә.
Хезмәт баскычлары
Карамалы № 5 механикалаштырылган колоннада инженер-геодезист (1985-1986) Сарман механикалаштырылган сугару оешмасында баш инженер (1987-1992) «Булгар-Лада» АҖ «Сарман» техник хезмәт күрсәтү станциясендә мастер (1992-1994) «Петровская» агрофирмасының «1 Май» совхозы (Әлмәт районы) җитәкчесе (1994-1995) Сарман районында «8 март», Муса Җәлил исемендәге күмәк хуҗалыклары җитәкчесе (1995-2003) «Татарстан сөте» ААҖ филиалы – «Сарман сөт заводы» директоры (2003-2005) «Агрокөч» ЯАҖ «Сарман» агрофирмасының башкаручы директоры (2005-2007) Сарман районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе (2007-2014)
Район башлыгы 18.11.2014 - Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары 19.11.2014- Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы 16.12.2014 - Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе«Сарман» газетасы, 21.11.2014
Гаилә хәле Гаиләле, ике бала үстерә.
Сылтамалар Татарстанның Сарман районында җитәкчелек алмашынды ТР эшчәнлек үзәге сайты Районда яңа җитәкче билгеләнде
Искәрмәләр
Төркем:Югары уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның дәүләт гражданлык хезмәткәрләре Төркем:Татарстанның I класслы дәүләт киңәшчеләре Төркем:Район башлыклары