Әхмәт Сөләйманов, Әхмәт Мөхәммәтвәли улы Сөләйманов (; 1939 елның 15 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Бөрҗән районы, Нәби — 2016 елның 21 ноябре, РФ, БР, Уфа) — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1991), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987), Россия гуманитар фәннәр академиясе хокукый әгъзасы (1995). профессор (1995). Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991). Россия (2006) һәм БР (1997) атказанган фән эшлеклесе.
Бөтендөнья башкорт корылтае рәисе (2002—2006) РФ ФА Ɵфə ФҮ сайты
Тәрҗемәи хәле 1939 елның 15 мартында Башкортстан АССР Бөрҗән районы Нәби авылында туган. Байназар урта мәктәбен (1957), Уфада дәүләт университетын (1967), БДУ аспирантурасын (1973, читтән торып) тәмамлаган. Югары белем алгач, Нәби авылында укыта. 1957—1960 елларда — хәрби хезмәттә. 1972 елдан Уфада БДУда эшләгән: өлкән укытучы, доцент. 1991 елдан БР ФА Тарих, тел һәм әдәбият институтында: бүлек мөдире, баш гыйльми хезмәткәр (2002). 2006 елдан Уфа педагогия институтында эшләгән.Ɵфə-гид сайтында
Иҗаты Фәнни хезмәтләре 800 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 30 монография, дәреслекләр, укыту кулланмалары язган. Халык иҗатын җыю һәм өйрәнү буенча зур хезмәт күрсәткән галимнәрнең берсе. Риваять, легенда, әкият, көләмәч, йола фольклорын өйрәнеп, «Башкорт легендалары» (1969, М. Минһаҗетдинов белән бергә), «Тормыш-көнкүреш әкиятләренең поэтикасы» (1980), «Тормыш-көнкүреш әкиятләренең сүжет сотавы» (1988), «Тормыш-көнкүреш әкиятләренең поэтикасы: жанр үзенчәлекләре» (1990), «Әкияттә хакыйкать» (1997) исемле китаплар язды. 18 томлы «Башкорт халык иҗаты» басмасының әкиятләргә һәм көләмәчләргә багышланган томнарын әзерли. «Халыкның юмористик прозасы» (1998), «Башкирская народная новелла» (2005), 2002 елгы халык исәбен алу чорында язылган «Исле исәп белер» (2002), «Аң булыйк, гамьсез булмыйк!» (2003), «Һәр могҗиза — миңа хакыйкать» (2007, шигырьләр) һ.б. китаплары бар. «Төрки әдәбият антологиясе. Башкорт әдәбияты» (т.29—30, 2004-2005, Әнкара) китабын әзерләүдә катнашкан. БАССР районнары, Курган, Чиләбе, Cвердлaу, Пермь өлкәләре буенча фольклор экспедицияләренә чыккан (1973—1987, 1989, 1994, 1997, 2008 – җитәкче буларак).
Иҗтимагый эшчәнлеге 2002—2006 елларда Бөтендөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе булып эшли. 2002 елда Бөтенроссия халык исәбен алу компаниясендә татарлар исәбенә башкортлар санын арттыру эшендә актив катнашкан: БР һәм Πермь краеның 42 районын йөреп чыккан. Этносны билгеләгәндә, тел факторына гына игътибар итмәскә өндәп, «Бөгөн ниндәй әҙәби телде туған тел тип иҫәпләмә, тамырың башҡорт икән – башҡорт булып, татар икән – татар булып яҙыл», дип әйтеп йөргән. Ревизские сказки, элекке җанисәп материалларын туплаган, БР төньяк-көнбатышында яшәүчеләрнең диалекты, типтәрләр тарихы буенча язылган брошюралар әзерләтеп, татар телле төньяк-көнбатыш районнарда күпләп тараткан. Ә. Сөләймәновның җанисәп алуга әзерлек вакытындагы эшчәнлеге РФ дәрәҗәсендә хупланган һәм югары бәяләнгән: ул миедаль белән бүләкләнгән.Буыннар әманәтен торгызучы Ләкин пропаганда юлында кылган тырышлыклары үзенә зур файда китермәгән.
2006 елда БР премьер-министры урынбасары И. Г. Илишев белән нидер бүлешә алмыйча, Сөләйманов корылтай рәислегеннән киткән. Шуннан аны БДУга да, Тарих, тел һәм әдәбият институтына да эшкә алмаганнар. Уфа педагогия институты ректоры Р. Әсәдуллин башкорт мәдәнияте кафедрасына эшкә алган. «Агыйдел», 2014, № 3.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Башкорᴛстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991) Россиянең атказанган фән эшлеклесе (2006) БР атказанган фән эшлеклесе (1997) БР мәгариф отличнигы (1999) Салават Юлаев премиясе (1987) Җәлил Киекбаев премиясе (2004) Мифтахетдин Акмулла премиясе (2009)
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Фәния Сөләйманова (1939—2026), җырчы, радиожурналист, Башкортстанның халык артисты (1994). Искәрмәләр
Әдәбият Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 С. Галин. Тел ачкычы — халыкта. Уфа, 1999. ISBN 5-295-02592-6
Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Тарих, тел һәм әдәбият институты (Уфа) сайты И. Кинҗәбулатов. Минем дус
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Әдәбият галимнәре Төркем:Профессорлар Төркем:БДУ укытучылары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Җәлил Киекбаев премиясе лауреатлары Төркем:Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Русиянең атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Башкортстанның атказанган фән эшлеклеләре Төркем:Башкортстанның мәгариф отличниклары