Ренат Шәвәлиев (Ренат Нурислам улы Шәвәлиев) – артист, Санкт-Петербург Зур курчак театрында уйный.
Тәрҗемәи хәле 1987 елның 31 маенда Омск өлкәсендә туган. Омск шәһәренең 51- мәктәбен (2002), 10- музыка мәктәбен (2000), Омск музыка укуханәсен (2006), Санкт-Петербург театр сәнгате академиясенең театр факультетындагы Руслан Кудашов остаханәсен (2011) тәмамлаган. Р. Шәвәлиев «Мой мир»да Академиягә укырга кергәнче, Омскида халык оркестры артисты, ансамбль артисты, баян укытучысы, концертмейстер, иҗади төркем җитәкчесе булып эшли. 2006 елдан «Руслан Кудашов остаханәсе» труппасында, 2011 елдан Санкт-Петербург Зур курчак театрында иҗат итә.
Иҗаты
«Р. Шәвәлиев – бик музыкаль артист, матур тавышка ия. Музыкаль спектакльләрдә төрле пландагы җырлар башкара, баянда аккомпаниатор була. Укыган вакытта ук уннарча спектакльдә катнаша. Курчак һәм драма театры спектакльләрендә талантының төрле ягы ачыла.» Кайбер спектакльләргә музыка да яза.
Спектакльләре Бәләкәй принц (Маленький принц) Раштуада барысы да көтүче (В Рождество все немного волхвы) - "Радуйтеся людие" җыры Шекспир-Лаборатория - Отелло Без (Мы) - R-13 Колобок - Колобок Тормыш мизгелләре (Минуты жизни) – 5 җыр 12 ай, яки әйләнә буенча сәяхәт (12 месяцев, или путешествие по кругу) - Апрель Башлачев. Җырлаучы кеше (Башлачев. Поющий человек) Иов китабы (Книга Иова) – Иов балалары хоры Еракта-еракта (Далеко-далеко) – Артист POLVERONE (Кояш тузаны, Солнечная пыль) – Артист Ромео һәм Джульетта - Парис
Сылтамалар Зур курчак театры сайты Ренат Шәвәлиев «Мой мир»да
Искәрмәләр
Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург сәнгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:Артистлар