Владимир Васильев (Владимир Михаил улы Васильев, ) – дирижёр, педагог. РСФСР (1984) һәм ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты (1984). Профессор (2000).
Тәрҗемәи хәле 1935 елның 27 июлендә Вологда шәһәрендә туган. Ленинград дәүләт академия капелласы каршында хор укуханәсен (1953), Ленинград консерваториясен (1958), Казан консерваториясендә опера-симфония дирижёры сыйныфы буенча аспирантура (1969) тәмамлаган. 1957-1974, 1982 елдан – Казан консерваториясендә опера сыйныфында дирижёр, укытучы, 1986-1987 операга әзерләү кафедрасы мөдире, 2000 профессор. 1970 елдан Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры дирижёры, 1982-1993 баш дирижёр. Чиләбе, Әдис опера театрларында баш дирижёр була. Россиянең төрле театрларында 60 опера, балет, оперетта куюда катнаша. Польша, Алмания, Бельгия, Австрия, Швейцария, АКШ, Италиядә гастрольләрдә була.
Иҗаты
Репертуарында чит ил, рус һәм татар композиторларының төрле жанрдагы әсәрләре, шул исәптән 70 операсы һәм балеты. Казан консерваториясе һәм Казан музыка укуханәсенең студентлар оркестрлары белән җитәкчелек итә. Концерт программасы гаять бай.
Репертуар «Җәлил» (опера) Н. Җиһанов «Алтынчәч» (опера) Н. Җиһанов «Беренче факел» (оперетта) Ә. Бакиров (1970) «Шүрәле» (балет) Ф. Яруллин «Мәкерле песи» Л. Хәйретдинова «Кенәз Игорь» (опера) А. Бородин «Пики дамасы» (Пиковая дама) (опера) П.Чайковский «Макбет» (балет) К. Молчанов «Конёк-горбунок» (балет) Р. Щедрин «Анна Каренина» (балет) Р. Щедрин «Кармен-сюита» (балет) Р. Щедрин «Тиль Уленшпигель» (балет) Е. Глебов «Таңнар монда тыныч» (А зори здесь тихие) (опера) К. Молчанов
Бүләкләре, мактаулы исемнәре ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984) Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1984)
Хезмәтләре Васильев В.М. Хәйдәр Бигичев турында дирижёр истәлекләре. китапта: Размышления о музыкальном театре Казанской консерватории: Статьи. Воспоминания. Беседы. – Казан: КДК, 2010.
Искәрмәләр
Чыганаклар «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.
Сылтамалар
Милләттәшләр сайты Казан опера театры сайты Казан консерваториясе сайты
Моны да карагыз
Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Дирижёрлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Профессорлар Төркем:РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:ТАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Тукай премиясе лауреатлары