Алмаз Хәкимов, Алмаз Хәмит улы Хәкимов (Алмаз Хамитович Хакимов; 1986 елның 28 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Теләче) ― дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, 2025 елдан Пенза өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары. 2021―2024 елларда Пенза өлкәсенең икътисадый үсеш һәм сәнәгать министры, 2016―2021 елларда Сембер өлкәсенең конкуренция үсеше һәм икътисад министры.
Тәрҗемәи хәле 1986 елның 28 сентябрендәАлмаз Хакимов родился 28 сентября 1986 года в селе Тюлячи Сабинского района ТАССР. Актуальная Пенза ВКонтакте, 19.11.2021 Татарстан АССР Саба (1935―1959 елларда һәм 1991 елдан ТеләчеТюлячинский район. Татцентр.ру) районы Теләче авылында туган. Әтисе ― Хәмит Габделхәй улы Хәкимов (1952 елгы), Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, соңрак төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эре бизнесменДарья Косаринова, Вера Васина. Зачем казанский бизнесмен Хакимов прислал в Ульяновск сына? 73online.ru, 27.01.2016.
«Оешма менеджменты» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты составында) һәм «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган.
Икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертациясен 2010 елда Казан дәүләт аграр университетында яклаган, темасы ― «Базар трансформациясе шартларында икътисадның эшкуарлык секторын үстерүнең институциональ факторлары» (фәнни җитәкчесе икътисад фәннәре докторы, профессор Рәшит Миргарифан улы Нуримөхәммәтов)Федор Филимонов. Хакимов – плагиатор? «Диссернет» проверил научную работу ульяновского министра конкуренции. rupor73.ru, 13.06.2017.
Хезмәт юлы Хезмәт эшчәнлеген автослесарь булып башлаган, 2002―2005 елларда Теләче районында «Спецсельстрой» ПСК ҖЧҖ коммерция структурасында тәэмин итүче һәм сәүдә буенча директор урынбасары булып эшләгән.
2005―2006 елларда Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Теләче бүлегендә белгеч, I категорияле белгеч булып эшләгән.
2006 елдан 2011 елга кадәр Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитетында эшләгән, икътисад бүлегенең баш белгеченнән алып район башкарма комитеты җитәкчесенә кадәр юл үткән29-летний экс-глава исполкома Тюлячинского района РТ стал и. о. министра экономики Ульяновской области. business-gazeta.ru, 6.06.2016. 2011 елның 10 маенда район башлыгы Илдар Низамов белән бер вакытта отставкага киткәнСовет Тюлячинского района Татарстана принял отставку своего главы и руководителя исполкома. Татцентр.ру, 10.05.2011.
2011―2014 елларда Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
2014 елда ― Брянск өлкәсе губернаторы хакимиятенең баш консультанты.
2014―2016 елларда ― Брянск өлкәсе авыл хуҗалыгы департаменты директорының икътисад буенча урынбасары.
2016 елда Сембер өлкәсенең конкуренция үсеше һәм икътисад министры урынбасары итеп билгеләнгәнМаргарита Назаренко. 29-летний Алмаз Хакимов станет и.о. министра развития конкуренции и экономики Ульяновской области. Улпресса, 06.06.2016, 2016 елның 29 декабреннән ― Сембер өлкәсенең конкуренция үсеше һәм икътисад министры Наш Алмаз. Что мы знаем о новом министре экономики и промышленности региона. АиФ Пенза, 18.11.2021.
2017―2020 елларда ― Санкт-Петербург дәүләт икътисад университеты докторантыОсобые экономические зоны: международные аспекты функционирования. cyberleninka.ru. «Россия икътисадында эшкуарлык структураларының конкурентлыкка сәләтлелеге белән идарә итү системасын формалаштыру» темасына Санкт-Петербург дәүләт икътисад университетында докторлык диссертациясен яклаган (фәнни консультант икътисад фәннәре докторы профессор Елена Владимировна Песоцкая).
2021 ― Пенза өлкәсенең икътисадый үсеш һәм сәнәгать министры .
2021―2024 елларда ― Пенза өлкәсенең икътисадый үсеш һәм сәнәгать министры.
2024 елның апрелендә Пенза өлкәсе Хөкүмәт Рәисе урынбасары итеп билгеләнгән.
2024―2025 елларда ― Пенза өлкәсе Хөкүмәт Рәисе урынбасары ― өлкә икътисадый үсеш һәм сәнәгать министры. 2025 елда министр вазифасыннан киткән.
2025 елдан ― ― Пенза өлкәсе Хөкүмәт Рәисе урынбасары. Пенза өлкәсенең икътисадый үсеш һәм сәнәгать министрлыгына кураторлык итәХакимов Алмаз Хамитович. Сайт Пензенской области.
Кызыклы факт XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе 2026 елның 26-27 июнендә Пенза өлкәсе Күзнәй районы Дәхтәрни (Кече Труев) авылында (Ялгаш (Зур Труев) авыл җирлегенә керә; татар язучысы Гадел Кутуйның туган ягы) узу сәбәпле, Пенза өлкәсе делегациясе җитәкчесе сыйфатында 2026 елның март ахырында Казанда узган XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашканXIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды. Татар-информ, 31.03.2026.
Шәхси тормышы ГаиләлеНаталья Козак. Алмаз Хакимов рассказал про экспортный потенциал Пензенской области. pravda-news.ru, 24.11.2021.
Искәрмәләр
Сылтамалар Хакимов Алмаз Хамитович. Сайт Пензенской области Хакимов Алмаз Хамитович. global58.ru
Төркем:Юристлар Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәхесләр:Брянск өлкәсе Төркем:Шәхесләр:Сембер өлкәсе Төркем:Шәхесләр:Пенза өлкәсе министрлары