Ольга Балтачиева (Ольга Дмитрий кызы Искәндәрова-Балтачиева, ) — балет артисты, педагог, РСФСР атказанган артисты (1983).

Тәрҗемәи хәле

1943 елның 17 августында Ленинградта туган. Ленинград хореография укуханәсен (хәзер А.Я. Ваганова исемендәге Рус балет академиясе) тәмамлаган (1962).

Хезмәт юлы 1962 Ленинград дәүләт академия Кече опера һәм балет театры (хәзер Михайловский театры) солисты. Мария театры педагог-репетиторы. А.Я. Ваганова исемендәге Рус балет академиясе укытучысы. 2013 Борис Эйфманның балет академиясе (Санкт-Петербург) кече һәм урта яшьтәге кызлар сыйныфларында классик бию укытучысы.

Иҗаты Киров исемендәге опера һәм балет театрының әйдәүче солисты. Кече һәм урта сыйныфларда классик биюне укытучы иң яхшы мөгаллим репутациясенә ия. «Коммерсант» сайтында Башкарган партияләре Урам биючесе «Дон Кихот» Минкус. Кыланчык «Көлгенә» (Золушка) С.С. Прокофьев. Качуча «Аксак җен» (Хромой бес) К. Жид.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре РСФСР атказанган артисты (1983).

Сылтамалар «Борис Эйфман балет академияле булды» «Классик балет» сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Балет артистлары Төркем:Ленинград хореография укуханәсен тәмамлаучылар