Минамата конвенциясе (Терекөмеш буенча Минамата конвенциясе, , ) — көнкүрештә һәм кайбер сәнәгать төрләрендә терекөмеш кулланудан баш тарту турында килешү, дөньядагы күпчелек илләр катнашында төзелгән һәм кабул ителгән халыкара документ.
Максаты Конвенция нигезендә, аңа кушылган илләр үзләрендә сәнәгатьтә терекөмешне куллануны чикләү, әлеге металл кулланып ясалган көнкүреш коралларын җитештерүне туктату, әйләнә-тирәнең терекөмеш парлары белән пычрануына юл куймау мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш. Минамата конвенциясенә кул куйганнан соң, кушылган яклар үзләрендә ратификацияләү процедурасын үткәрергә, табигый мохиттә терекөмеш күләмен чикләү буенча Милли программалар кабул итәргә йөкләмә ала. Конвенция 50 ил ратификацияләгән көннән көченә керә. 2014 елның 16 ноябренә Минамата конвенциясен 128 ил имзалаган. 9 ил ратификацияләгән: АКШ, Джибути, Габон, Гайана, Монако, Уругвай, Лесото, Никарагуа, Гвинея.
Исеме Конвенция 5 ел әзерләнгән. Исеме Япония шәһәре Минамата исеме белән бәйле. Әлеге шәһәрдә терекөмеш парлары белән пычрану нәтиҗәсендә халыкның сәламәтлегенә зур зыян килгән. Greenpeace мәгълүматлары буенча, ХХ гасырның урталарында шәһәрдә сыек металл парлары белән агулану аркасында 2 000 кеше вафат булган, 10 000 кеше каты авырган.
Россиядә Россия 2014 елның 24 сентябрендә Конвенциягә кушыла. РФ табигатьне саклау һәм экология министры урынбасары Ринат Гыйззәтуллин БМО Генераль Ассамблеясенең 69- сессиясендә Россиянең конвенциягә кушылуы турындагы документка кул куя.Татар-информ сайтында 2014 елның июлендә Россия хөкүмәте рәисе Д.А. Медведев РФнең Минамата конвенциясенә кушылуы турындагы карарны РФ хөкүмәте карары № 1242-р 07.07.2014 имзалый. Россиядә терекөмеш кулланудан этаплап баш тартырга планлаштырыла. Карар нигезендә, стоматологиядә (амальгама), косметика сәүдәсендә һәм сәнәгатьтә (градусниклар, терекөмешле аккумуляторлар, батарейкалар, басым үлчәү приборлары, барометрлар һәм люминисцент лампалар җитешерү) терекөмеш куллану, эшләп чыгару һәм сату тыела. 2018 елга ацетальдегид катализаторы сыйфатында терекөмеш куллану тыелачак, дип фаразлана. 2025 елга терекөмеш кулланып хлор селтесе җитештерү туктатылачак. Россиянең торак пунктларында халыктан кулланылган зыянлы приборларны махсус җыю системасы булдыру — көн кадагындагы мәсьәлә. Әлегә Санкт-Петербург һәм Новосибирскида гына махсус электромобильләрдә шәһәр буенча терекөмешле коралларны җыю оештырылган.
Терекөмешнең зыяны Кеше организмына эләккән терекөмеш аксым алмашуга кире тәэсир итә, нерв системасына зыян сала, бөерләрне эштән чыгара, нәтиҗәдә, кешенең психикасын боза һәм йөрәк-кан тамырлары системасын җимерергә мөмкин. Теркөмешле приборларны аерым җыю оештырылмавы аркасында, алар гомуми чүплеккә ташлана. Терекөмеш грунт суларында һәм чүплекләргә якын торак пунктларда коеларда туплана.
Теркөмешле кораллар Градусник (терекөмешле термометр). Һәрбер өйдә кулланыла. Градусник ватылса, бердәнбер саклану чарасы — ватылган корал килеп төшкән җирлек өслегеннән аның һәр кисәкчеген җентекләп җыеп алу. Бала уенчыклары, йомшак йорт җиһазы, келәм өслекләренә эләксә, сулыш юлларына эләгү куркынычы зур. Энергия саклаучы лампа (люминесцент лампа). Бу лампалар кыздырма (кыллы) лампаларга караганда электр көчен 4-5 мәртәбә кимрәк куллана, ә яктылыкны шулар хәтле үк бирә. Әлеге лампаларны гомуми чүплеккә ташларга ярамый, махсус контейнерлар куелып, шунда җыеп утильләштерү мөһим. Батарейкалар. Аларның агулы һәм сәламәтлек өчен куркыныч элементлары арасында терекөмеш, кургаш, кадмий, никел, цинк, селте бар. Сабын һәм крем. Аларда терекөмеш тәнне агарту өчен кулланыла. Төп тискәре эффекты — бөерләр эшчәнлегенә куркыныч тудыру. Косметик чаралардагы терекөмеш бетчәләр китереп чыгарырга сәләтле. Барометрлар. Һава басымы үлчәү өчен кулланыла торган әлеге приборларда шулай ук терекөмеш бар. Спиртлы барометрга караганда терекөмешле барометр басымны төгәлрәк үлчи.
Илләр исемлеге
Конвенцияне имзалаган һәм ратификацияләгән илләрнең исемлеге. 2014 елның сентябренә. Катнашучы ил Имзалау Ратификация Анголa 11 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Aвстрия 10 октябрь 2013 Бангладеш 10 октябрь 2013 Беларус 23 сентябрь 2014 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Буркина Фасо 10 октябрь 2013 Бурунди 14 февраль 2014 Камбоджа 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Үзәк Африка Республикасы 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябряь 2013 Комор утраулары 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Кот д'Ивуар 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Дания 10 октябрь 2013 Джибути 10 октябрь 2013 23 сентябрь 2014 Доминикан Республикасы 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Аурупа Берлеге 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 30 июнь 2014 24 сентябрь 2014 Гамбия 10 октябрь 2013 Гөрҗистан 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Гвинея 25 ноябрь 2013 Гайана 10 октябрь 2013 24 сентябрь 2014 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Исраил 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Ямайка 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Үрдүн 10 октябрь 2013 Кения 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Ливия 10 октябрь 2013 Литва 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Македония 25 июль 2014 Мадагаскар 10 октябрь 2013 Малави 10 октябрь 2013 Мали 10 октябрь 2013 Мавритания 11 октябрь 2013 Маврикий 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Монако 24 сентябрь 2014 24 сентябрь 2014 6 июнь 2014 Мозамбик 10 октябрь 2013 Непал 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Яңа Зеландия 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Нигер 10 октябрь 2013 Нигерия 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Пакъстан 10 октябряь 2013 10 октябрь 2013 Парагвай 10 февраль 2014 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 24 сентябрь 2014 Самоа 10 октябрь 2013 Сенегал 11 октябрь 2013 Сейшел утраулары 27 май 2014 Сьерра-Леоне 12 август 2014 Сингапур 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Словения 10 октябрь 2013 Көньяк Африка 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Танзания 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 Тунис 10 октябрь 2013 Уганда 10 октябрь 2013 Берләшкән Гарәп Әмирлекләре 10 октябрь 2013 10 октябрь 2013 6 ноябрь 2013 6 ноябрь 2013 10 октябрь 2013 24 сентябрь 2014 10 октябрь 2013 11 октябрь 2013 21 марть 2014 Замбия 10 октябрь 2013 Зимбабве 11 октябрь 2013
Сылтамалар Россия терекөмеш белән хушлаша Россия Минамата конвенциясен имзалады
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча килешүләр Төркем:Халыкара килешүләр