Миләүшә Таминдарова, Миләүшә Әмир кызы Таминдарова (ТәминдароваКотлыйбыз! Ватаным Татарстан, № 58, 27.05.2025 ― Б.6.; Миляуша Амировна Таминдарова; 1960 елның 13 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — җырчы, Татарстан Республикасының «Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры сәнгать җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2024).

Тәрҗемәи хәле 1960 елның 13 маенда Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясен (1986), шул ук уку йортында ассистентура (1990) тәмамлаган.

Хезмәт юлы 1990 елдан Казан дәүләт консерваториясендә хор дирижёрлыгы кафедрасында укыта. 1994 елдан Казан музыка укуханәсендә хор дирижёрлыгы бүлеге мөдире. 2007 елдан Татарстанның дәүләт камера хоры җитәкчесе.

Иҗаты Казан дәүләт консерваториясенең С. Казачков җитәкчелегендәге студентлар хорының хормейстеры булып 6 ел эшли. 1997 елдан опера студиясе хоры оештыра һәм аңа җитәкчелек итә. Әлеге хор башкаруында Россия Милли оркестры (җитәкчесе Михаил Плетнев) белән Г. Геттиның «Жанна һәм чаңнар» (Жанна и колокола) кантатасы, Россия саклану министрлыгы симфоник оркестры (дирижёр Виктор Афанасьев) белән П. Чайковскийның «1812 ел» (1812 год) тантаналы увертюрасы яңгырый. 2000 елда хор Софья Гобәйдуллинаның халыкара музыка фестивалендә катнаша һәм «Аллилуйя» әсәрен башкара. 2007 елда әлеге опера студиясе нигезендә Татарстанның дәүләт камера хорын оештыра һәм җитәкчелек итә.

Җырчы М. Таминдарова җырчы буларак та билгеле. Репертуарында В.- А. Моцартның «Реквием»ы һәм С-dur мессасы, И. Гайднның «Месса-Терезия»се һәм В-dur мессасы бар. Татар дәүләт опера һәм балет театры белән АКШ, Алмания, Швеция, Чехиядә гастрольләрдә була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Күренекле дирижёр сәләте өчен» махсус приз (Праһа, Чехия). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007). 2024 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― Татарстанның татар хор мәдәниятен үстергән, алга җибәргән һәм саклаган өчен, атап әйткәндә, «Татар хор музыкасы антологиясе» эше өченСтали известны лауреаты Тукаевской премии – 2024. Бизнес-Онлайн, 25.04.2024. 2025 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― Татарстан Республикасының мәдәни-рухи мирасын саклауга һәм баетуга зур өлеш кертүе өченМинниханов вручил татарстанцам госнаграды в преддверии Дня Республики. В их числе – участники СВО, артисты и руководители. Бизнес-Онлайн, 29.08.2025.

Искәрмәләр

Сылтамалар ТР камера хоры рәсми сайты

Моны да карагыз

Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Дирижёрлар Төркем:Опера җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр