Нәҗип Хәмитов (псевдонимнары Ян Нэз, Нэз Светлый, тулы исеме Нәҗип Вилен улы Хәмитов, , ) — украин һәм рус фәлсәфәчесе һәм психоаналитигы, язучы. Фәлсәфә фәннәре докторы (1998). Профессор (2007).

Тәрҗемәи хәле

1963 елның 17 гыйнварында Киевта туган. Киевның 168- мәктәбен, Киев дәүләт университетының (хәзер Тарас Шевченко исемендәге Милли университет) фәлсәфә факультетын тәмамлаган (1985). Кандидатлык (1992), докторлык (1998) диссертацияләре яклаган.

Хезмәт юлы «Киев-Могилян академиясе» милли университеты (Киев) профессоры. Украина милли фәннәр академиясенең Григорий Сковорода исемендәге фәлсәфә институты фәлсәфи антропология бүлеге әйдәүче фәнни хезмәткәре. 1998 елда Һумбольдт исемендәге Берлин университетында метаантропология буенча лекцияләр укый. Актуальләштерүче андрогин-анализ һәм психоанализ халыкара ассоциациясе президенты.

Фәнни эш юнәлеше Ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне тирәнтен өйрәнү һәм коррекцияләү (төзәтү) белән шөгыльләнә торган актуальләштерүче андрогин-анализ һәм психоанализ методларын уйлап таба. Фантастика лабораториясе сайтында Афоризмотерапия — шәхесне махсус сайлап алынган автор афоризмнары ярдәмендә актуальләштерү методикасын уйлап таба. Җенесләрнең фәлсәфәсе һәм психологиясе проблемаларын, психоанализ фәлсәфәсен, мәдәниятнең архетиплары фәлсәфәсе һәм психологиясен, экзистенциаль антропология һәм метаантропологияне өйрәнә. Психология һәм фәлсәфәгә караган китаплар, шулай ук фэнтези жанрында язылган романнар авторы. Хатыны Светлана Крылова белән берлектә язылганнары да бар.

Китаплары «Хатын-кыз һәм ир-ат ялгызлыгы» («Одиночество женское и мужское») (1995), «Гадәтилектән котылу: сәнгать тормыш каршылыкларын җиңә» («Освобождение от обыденности: искусство как разрешение противоречий жизни») (1995), «Хатын-кыз һәм ир-ат арасындагы чик. Метаантропологиягә кереш» («Пределы мужского и женского. Введение в метаантропологию») (1997), «Фәлсәфә тарихы: кеше проблемасы» («История философии: проблема человека») (2000; С.А. Крылова һәм Л.Н. Гармаш белән берлектә), «Кеше яшәешендә ялгызлык» («Одиночество в человеческом бытии») (2000), «Җенеснең фәлсәфәсе һәм психологиясе» («Философия и психология пола») (2001), «Кеше фәлсәфәсе: метафизикадан метаантропологиягә» («Философия человека: от метафизики к метаантропологии») (2002), «Ир-ат һәм хатын-кыз сере» («Тайна мужского и женского») (2002), «Чибәр хатын-кыз психологиясе» («Психология красивой женщины») (2003; С.А. Крылова белән берлектә) һ.б.

Сылтамалар Н. Хәмитов һәм С. Крылованың рәсми сайты

Моны да карагыз Китаплары

Искәрмәләр

Төркем:Тарас Шевченко исемендәге Киев милли университетын тәмамлаучылар Төркем:Фәлсәфә фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Язучылар Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Украина язучылары