Алмаз Сабирҗанов, Алмаз Реваль улы Сабирҗанов (1983 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Чистай районы, Татар Ялтаны) — драма актеры, Уфа дәүләт татар «Нур» театры (2005―2006), Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (2005 елдан) артисты. Татарстанның атказанган артисты (2016), «Тантана» премиясе лауреаты (2020).
Тәрҗемәи хәле 1983 елның 14 декабрендә Татарстан АССР Чистай районы Татар Ялтаны авылында туган. Әтисе Реваль ― механизатор, әнисе Гөлсинә ― мәдәният хезмәткәре. 2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (Фәрит Бикчәнтәевның Уфаның «Нур» театры өчен җыйган махсус курсы) тәмамлаган Нәзилә Хуҗина. Алмаз Сабирҗанов: «Ике ай театрның грим бүлмәсендә яшәдем». Акчарлак, 29.06.2022, 2-3нче бит..
Хезмәт юлы 2005 ел ― Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Уфа дәүләт татар «Нур» театры өчен әзерләнгән махсус курсын тәмамлаганга күрә, «Нур» театрында эшли башлый. Әлеге театрда бер сезон эшли. 2006 елның октябреннән ― Г. Камал исемендәге Татар академия театрында. Шулай ук Казанның Мәскәү районы Фатиха Аитова исемендәге 12нче кызлар гимназиясендә театр түгәрәге алып бара. Шаян ТВда мультфильмнар тавышландыра (мультфильмнарга тавыш яздыра) .
Иҗаты Студент чагыннан Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Бирелеп, хисләнеп уйнавы рольләрен тагын да җанлырак, ышандырырлык итә. Соңгы вакытта тискәре рольләрне күп уйный .
Уйнаган рольләре
Миргаян ― «Кичер мине, әнкәй!» Р. Батулла Бистә кешесе ― «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт Ләйлек ― «Минем исемем Кызыл» Орхан Памук Генрих, граф Ричмонд, соңыннан Король Генрих VII ― «Ричард III» У. Шекспир Сарбай ― «Авыл эте Акбай» Туфан Миңнуллин Венер ― «Мәхәббәт FM» Илгиз Зәйниев Равил ― «Әрем исе» Илгиз Зәйниев Эльбрус ― «Мулла» Туфан Миңнуллин Гаскәри ― «Хан кызы Турандык» Карло Гоцци Габдулла ― «Үлеп яратты» Ркаил Зәйдулла Әптери ― «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Айдар ― «Йөзек кашы» Фатих Хөсни (Илгиз Зәйниев инсценировкасы) Хезмәтче, солдат ― «Тартюф» Жан-Батист Мольер Комсомол Абдулла ― «41нең арбалы хатыннары» Зәки Зәйнуллин Амур ― «Диләфрүз-Remake» Туфан Миңнуллин Миртимер ― «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт Оператор ― «Телсез күке» Зөлфәт Хәким Солдат ― «Тәкъдир» Педро Кальдерон (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе) Рәшит ― «Мин ышанам сиңа» Ләбиб Айтуганов Шамил ― «GO! Баламишкин» Флорид Бүләков
Гиг ― «Әтрәк-әләм» Джим Джармуш Биктимер ― «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи Зәйнетдин ― «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин «Агыла да болыт агыла» Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин Чаевник ― «Тормышмы бу?» Гаяз Исхакый Хисмәтулла ― «Килмешәк» Сөмбел Гаффарова Яшь Казангап ― «Мәңгелек буран» Чыңгыз Айтматов Риэлтор ― «Исәнмесез!?» Мансур Гыйләҗев Пьеро ― «Дон Жуан» Жан-Батист Мольер Кәҗә ― «Кәҗә, Сарык һ.б.» Илгиз Зәйниев Арслан ― «Көтәм сине» Илгиз Зәйниев Габдулла Кариев ― «Дәрсе гыйбрәттер театр» Рүзәл Мөхәммәтшин Әхтәрҗан ― «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт Фәргат ― «Сәфәр» Альберт Шакиров Мулланур ― «Өйләнәм.tat» Илгиз Зәйниев Фәйзулла ― «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» Мәхмүт Галәү һ. б. Спектакли. Сабирзянов Алмаз Ревалевич. Театр Камала
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 — Татарстанның атказанган артисты 2020 — «Тантана» премиясе — «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә (Камал театрында «Сүнгән йолдызлар» спектаклендə Надир мәхдүм роле өчен) "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020 Камал театры артистлары «Тантана» театр премиясендә 3 номинациядә җиңү яулады. Камал театры сайты, 27.03.2020
Гаиләсе Хатыны ― Илсөяр Илгизәр кызы Сабирҗанова (Вәлиева, 1984 елгы) Ильсияр Сабирзанова-Валиева ВКонтакте, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хор бүлегендә укыган, шәһәр үзәгендәге «Йөзем» ресторанында администратор, Казанның Вахитов районы 273нче санлы балалар бакчасында тәрбияче (2015) булып эшләгән. Ике кызы Камал театрының «Зәңгәр шәл» спектаклендә күмәк күренешләрдә катнаша .
Искәрмәләр
Чыганаклар Л. Йосыпова. А. Сабирҗанов: «Театрда бер көн күренмәсәм, эчем поша башлый». Ирек мәйданы, 2012, 21 декабрь. Нәзилә Хуҗина. Алмаз Сабирҗанов: «Ике ай театрның грим бүлмәсендә яшәдем». Акчарлак, 29.06.2022, 2-3нче бит. Сылтамалар
Алмаз Сабирҗанов турында Г. Камал театрының рәсми сайтында Алмаз Сабирзанов ВКонтакте
Моны да карагыз
Төркем:Актерлар Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Нур театры актерлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары