Венер Сәлимов (Венер Асылгәрәй улы Сәлимов) — ТР дәүләт куркынычсызлык комитеты рәисе (1999), ТР Куркынычсызлык шурасы сәркатибе (1999-2014), ТР атказанган юристы.
Тәрҗемәи хәле 1941 елның 1 маенда Минзәләдә туган. Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын (1964), ССРБ дәүләт куркынычсызлык комитетының югары курсларын (Минск) тәмамлаган. 1964-1966 елларда хәрби хезмәттә була.
Хезмәт юлы 1964 елда югары уку йортын тәмамлагач, Минзәлә педагогика укуханәсендә (хәзер Минзәлә педагогика көллияте) алман телен укыта. 1966-1967 ВЛКСМ өлкә комитетында комсомол оешмалары бүлеге инструкторы. 1967 елдан ССРБ дәүләт куркынычсызлык комитетында төрле вазифаларда эшлиЛабиринт сайтында. 1968 елдан Казакъстан ССР КГБысының Павлодар өлкәсе буенча идарәсендә. 1983-1992 ТР дәүләт куркынычсызлык комитеты рәисе урынбасары. 1993-1999 ТР дәүләт куркынычсызлык комитеты рәисе. 1999-2014 ТР Куркынычсызлык шурасы сәркатибе.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган юристы Кызыл Йолдыз ордены Хөрмәт Билгесе ордены
Искәрмәләр
Чыганаклар В.А. Сәлимов ТР ветераннар берлеге сайтында В.А. Сәлимов Viperson сайтында
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Юристлар Төркем:Татарстанның атказанган юристлары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан Куркынычсызлык Шурасы әгъзалары