Бу халык комиссары турында мәкалә, балет биючесе турында моннан укыгыз.

Галия Измайлова, Галия Гыйләҗ кызы Измайлова (1909 елның 15 мае, РИ, Казан губернасы, Казан — 1983 елның 10 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстан АССР социаль тәэминат, җиңел сәнәгать, азык-төлек сәнәгате халык комиссары, ТАССР Югары шурасы рәисе.

Тәрҗемәи хәле 1909 елның 15 маенда Казанда туган. ФЗӨ мәктәбен (1927) тәмамлаган. ВКП (б) әгъзасы (1932).

Хезмәт юлы 1924-1934 Казан җитен комбинатында тукучы, һөнәри берлек җитәкчесе. 1934-1937 Казан җитен комбинатында хезмәтне саклау инспекторы. 1937-1938 Казан җитен комбинаты фирка комитеты сәркатибе. 1938-1939 Татарстан АССР социаль тәэминат халык комиссары. 1939-1942 Татарстан АССР җиңел сәнәгать халык комиссары. 1942-1943 Татарстан АССР азык-төлек сәнәгате халык комиссары. 1943-1951 ВКП (б) өлкә комитетында башта азык-төлек сәнәгате бүлеге, аннары җиңел сәнәгать бүлеге мөдире.

Иҗтимагый эшчәнлеге 1938-1959 Татарстан АССР Югары шурасы депутаты. 1938-1951 РСФСР Югары шурасы депутаты. 1943-1947, 1951-1955 Татарстан АССР Югары шурасы рәисе. 1951-1955 Казан шәһәр советы башкарма комитеты рәисенең җиңел сәнәгать буенча урынбасары. 1955-1959 Казан шәһәр советының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Ленин ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Хөрмәт Билгесе ордены

Искәрмәләр

Чыганаклар «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.

Сылтамалар

Г.Г. Измайлова «Милләттәшләр» сайтында

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча сәясәтчеләр Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:Татарстан АССР министрлары Төркем:Татарстан АССР халык комиссарлары Төркем:Татарстан парламенты җитәкчеләре Төркем:ТАССР Югары Шурасы депутатлары Төркем:РСФСР Югары Советы депутатлары